Рифгать Әбдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4054447 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Рифгать Әбдиев''' — татар галиме, кибернетик, [[фәлсәфәче]], уйлап табучы, фәннәр докторы, [[Русия]] Чит ил эшләре министрлыгының Халыкара дипломатия академиясе һәм Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты профессоры, Русия Табигый фәннәр академиясе академигы. [[Советлар Союзы]]нда ракеталар төзелеше һәм космонавтиканың башында торган.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Юл номеры - 33:
 
== Фәлсәфәдә эшчәнлеге ==
Рифгать Фәез улы җитмешенче еллардан фәнни-техник прогрессның фәлсәфи проблемаларын системалы тикшерә башлый. Өч дистә елга якын авиация, ракета һәм космик техника белән шөгыльләнгән галим, шулай итеп, фәннең икенче өлкәсенә борылып керә. Үзе бу хакта итальян шагыйре Дантеның “Гомер юлымның яртысын үтеп, мин карурманга барып кергәндәй булдым” дигән сүзләрен китерә һәм сүзен дәвам итә: {{цитата|автор=[[Рифгать Әбдиев]]|Ракета гаскәрләрендә 25 еллык хезмәтемне тәмамлап, 1977 елның сентябрендә философларның [[Алма-Ата]]да үткән Бөтенсоюз конференциясендә катнаштым, анда яңа фәлсәфи концепцияләрем белән таныштырып чыгыш ясадым, дәлилләремне күпсанлы күргәзмә әсбаплар белән ныгыта бардым. Фәндә көтелмәгән, кызык хәлләр еш очрый бит ул. Менә мин — хәрби кибернетик, ягъни “чит кеше”, һөнәри философлар элитасы эченә барып кердем һәм фәннең бу өлкәсен торгынлык хәленнән чыгарырга, үстерергә мөмкин һәм кирәк, дип көр тавышка белдердем, хәтта моны ничек эшләргә икәнлеген дә күрсәттем. Гомумән, [[1977 ел]]дан соңгы хезмәтләрем катлаулы процессларга идарә итүне оптимальләштерүгә, мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсенә карый. Техника буенча эшләгән галимнең философ булып китүе закончалыктыр, шулай булырга тиеш хәлдер, дип уйлыйм. Ни өчен? Еш кына килеп туган сораулар калыплашкан теорияләрнең дөреслегенә шик белән карарга мәҗбүр итә.}}
 
Җирнең беренче ясалма юлдашын Җиһанга озаткан ракетачы фәнни-техник прогресс эпохасында гаять мөһим өлкә — мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсен барлыкка китерә. Рифгать Фәез улы үз ачышларын яклап, СССРның ул вакыттагы төп идеологы, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы һәм секретаре Михаил Сусловка кадәр барып җитә. “Концепциясе Совет җәмгыятенә каршы булмаса, укытсын әйдә”, — дип фатыйхасын бирә Михаил Андреевич.
Юл номеры - 42:
* [http://kiziltan.ru/tat/news/obshestvo/6823.html Бозаяздан Җиһанга еракмы?]
 
{{DEFAULTSORT:Әбдиев, Рифгать}}
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Татар фәлсәфәчеләре]]
[[Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары]]
{{DEFAULTSORT:Әбдиев, Рифгать}}