Шәйхулла Чанбарисов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 23:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Шәйхулла Чанбарисов''' – [[Башкортстан дәүләт университеты]]ның беренче ректоры ([[1957]]-[[1982]]), [[Башкорт АССР]] атказанган фән эшлеклесе, профессор, [[Бөек Ватан сугышы]] ветераны.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Шәйхулла Чанбарисов [[1916 ел]]ның [[9 май|9 маенда]] [[Уфа губернасы]]ның [[Бәләбәй өязе]], [[Иске Бүздәк]] авылында дөньяга килә.
 
Колхоз яшьләре мәктәбендә укыганда комсомолга керә. [[Бүздәк районы]] комсомол комитетында инструктор булып эшли.
 
[[1932 ел]]да [[К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты|Башкорт педагогика институты]]ның әзерлек курсларына укырга керә. Вузны [[1937 ел]]ны тарих белгечлеге буенча яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Көзен [[Кызыл армия]]гә чакыртыла.
 
Сугыш башланганда кече лейтенант Чанбарисов [[Златоуст]] хәрби училищесында тарих укытып ята.
 
[[1941 ел]]ның декабрендә ул 133нче укчы бригаданың аерым укчы батальонның комиссары итеп тәгаенләнә. Һәрби часть Төньяк-көнбатыш фронтта сугыша.
 
[[1942 ел]]ның августында Чанбарисов хезмәт иткән батальон дошман чолганышына эләгә. Комиссар киңәше буенча командование белән элемтә, дошманга белгертмәс өчен татар телендә алып барылган. Ике атналык бәрелешләр нәтиҗәсендә частьлар фронтның бирге ягына чыгалар. Төньяк-көнбатыш фронт газетасы «Ватан өчен» журналисты [[Гомәр Бәширов]] политрук Чанбарисовка багышлап «Комиссар» хикәясен яза. Күрсәткән батырлык өчен Чанбарисов Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
 
Сугышны [[Ерак Көнчыгыш]]та тәмамлый. [[Япония]] гаскәрләренә каршы сугышкан өчен ул Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Әдәбиятта тасвирлаганча, Чанбарисов берүзе бер батальон япон гаскәриен әсир итеп алып кайта.
 
[[1946 ел]]ны подполковник Чанбарисов сәламәтлек какшады дигән сылтау белән отставкага чыга, үзе укыган институтына укытучы булып кайта. [[1954 ел]]да аның директоры итеп билгеләнә.
 
[[1957 ел]]да, ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Тимирязев ис. Башкорт дәүләт педагогика университеты [[Башкорт дәүләт университеты]] итеп үзгәртелә. Беренче ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.
 
Чанбарисов БДУны СССРның классик [[югары уку йорты|югары уку йортлары]] дәрәҗәсенә җиткерә. Яшь галимнәрне илнең вуз үзәкләре булган шәһәрләргә аспирантураларга җибәреп, ул БДУда гыйльми дәрәҗәле укытучылар санын өчтән ике өлешкә җиткерә. Бу - шул чордагы классик университетларның уртача күрсәткече белән чагыштырганда шактый югары. Ул җитәкчелек иткән 28 ел эчендә өч уку-укыту-лаборатор корпус, спорт комплексы, биналар арасындагы зур, лекцион аудиторияләре урнашкан кичеш төзелгән, биология факультеты бинасы бер кат өстәлеп өр-яңадан яңартылган, 5 тулай торак, берничә күпквартиры йорт, сәламәтләндәрү җәйләве төзелгән.
 
Чанбарисов идарәче вазифаларыннан тыш фәнни эш белән шөгыльләнергә вакыт таба. СССРдагы университетлар тарихына багышланган хезмәтне яклап, [[1975 ел]]да тарих фәннәре докторы, профессор исемнәрен ала.
Юл номеры - 56:
== Шәйхулла Чанбарисов әдәбиятта ==
* [http://militera.lib.ru/h/nwf/14.html Н. Б. Ивушкин Под Старой Руссой]
* Г. Бәширов. «Комиссар» хикәясе.
 
== Чыганаклар ==
* [http://www.bashinform.ru/news/135686/ Его жизнь вошла в легенды. Но не вся...]
* [[Кызыл таң]]: [http://kiziltan.ru/calendar/2896-yaugir-galim-itkche.html 07.05.16: Яугир. Галим. Җитәкче]
 
{{DEFAULTSORT:Чанбарисов, Шәйхулла}}
[[Төркем:ректорлар]]
[[Төркем:татар галимнәреРекторлар]]
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Тарих фәннәре докторлары]]
[[Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Чанбарисов, Шәйхулла}}