Гөлнара Сәмитова-Галкина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 32:
[[2004 ел]]да узган Аурупа кубогында ([[Быгдоша]], [[Польша]]) 3000 м йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында ([[Будапешт]], [[Маҗарстан]]) 1500 м йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.
 
[[2008 ел]]да [[Кытай]]да узган XXVIII Олимпия уеннарында [[стипльчез]] (каршылыклар белән 3000 м йөгерү) ярышларында Гөлнара Самитова-Галкина беренче килә. Шуны да әйтергә кирәк, бу дисциплина буенча [[Олимпия уеннары]]нда ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм, шулай итеп, Гөлнара — тарихта беренче тапкыр [[3000 м каршылыклар белән йөгерү]] буенча олимпия чемпионы. Шул ук Олимпиадада ул 5000 м йөгерүдә дә катнаша, ләкин 4 урын ала.
 
== Татарстан флагы ==
[[Җәйге Олимпия уеннары 2008|Пекин Олимпиадасында]] алтын медаль алган Гөлнара Сәмитова- Галкина җиңүдән соң [[Русия]] флагы белән бергә [[Татарстан]] флагын да тотып стадионда йөгереп уза. Татарстан флагын да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “дөньяга чыгарган” өчен Гөлнара алтын медальдән һәм чемпионлыктан колак кага яза.
“Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Чөнки [[Олимпия уеннары]]нда ике флаг белән булу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр, җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булды”,-ди Гөлнара Самитова-Галкина<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/1194893.html Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган]</ref>.
 
== Чыганаклар ==