Фәрит Бикчәнтәев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 34:
ГИТИСта укыганда [[1989 ел]]ның октябрендә Академия театрына режиссер итеп алына.
 
[[2002 ел]]ның 27 мартыннан Г.Камал театрының сәнгать җитәкчесе булган Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң бу вазифа Фәрит Бикчәнтәевкә күчте (16.05.2002).
 
Ф.Бикчәнтәев куйган спектакльләр: «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул», «Шәҗәрә», «Галиябану сылуым-иркәм» ([[Туфан Миңнуллин|Т.Миңнуллин]]), «Карак» (З.Хәким), «Биюче» ([[Лопе де Вега]]), «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), «Кара чикмән» (Г.Хугаев), «Казан сөлгесе» ([[Кәрим Тинчурин|К.Тинчурин]]), «Өч сеңел» ([[Антон Чехов|А.Чехов]]) һ.б.
 
17 ел эшләү дәверендә Ф.Бикчәнтәев 30дан артык спектакль куйды. Алар жанрлары, куелышлары, авторлары һәм стилистика буенча бер-берсеннән бик нык аерылалар. Бикчәнтәев режиссурасына алымнарның, сәнгать чараларының күптөрлелеге һәм һәр пьесаның үз ачкычын табарга омтылу хас.
 
Режиссер иҗатының лиризмын ача торган «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин) спектакле иң беренче чиратта үтә нечкә психологиягә корылуы, бербөтен сәхнә әсәре булуы, артистларның искиткеч уены һәм үзенең төгәллеге белән тамашачыны әсир итә. [[1998 ел]]да Ф.Бикчәнтәев бу спектакль өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
 
Уфа «Нур» татар театрында заманында чын театраль вакыйгага әйләнгән күңел җылысына төрелгән, уйланырга мәҗбүр итә торган «Көз» спектакле ([[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], инсценировка авторы — И.Мөхәммәтгалиев) режиссерның иҗади индивидуаль йөзе дияргә була. Нечкә, шигъри хисле сәхнә әсәрләре тудыру белән беррәттән, Ф.Бикчәнтәев башка формалар, төрле сәхнә алымнары эзли. Тирән фәлсәфәгә корылган «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» ([[Нәкый Исәнбәт|Н.Исәнбәт]]) масштаблы спектакле - әнә шундый эзләнүләр нәтиҗәсе. «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә ([[1998 ел|1998]], [[2002 ел|2002]]) бу ике спектакль «Иң яхшы режиссура эше өчен» номинациясендә җиңүче булды.
 
Шундый ук киң колачлы спектакльләр рәтенә «Телсез күке» ([[Зөлфәт Хәким|З.Хәким]]) әсәрен дә кертергә була.
Юл номеры - 52:
 
{{Тукай премиясе лауреатлары 1990-2000}}
 
{{DEFAULTSORT:Бикчәнтәев, Фәрит}}
[[Төркем:Актерлар]]