Марат Әхмәтов (1954): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 25:
'''Марат Готыф улы Әхмәтов''' [[1954 ел]]ның 16 июнендә [[Арча районы]]ның [[Хәсәншәех]] авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый. [[1971]]-[[1976 ел]]ларда Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.
 
М.Г. Әхмәтов [[1976 ел]]ның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен танучы белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана.
 
Булдыклы җитәкчене [[1983 ел]]да район коммунистлары партия райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар – аның җилкәсенә тулаем районның авыл хуҗалыгы өчен җаваплылык бурычы салына.
 
[[1985 ел]]ның январендә М.Г. Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Районда гасырлар буе авыл халкының үзәгенә үткән социаль проблемалар хәл ителә. Район тулысынча табигый газ белән тәэмин ителә, барлык авыллар диярлек [[асфальт]] юллар белән тоташа, күп яңа социаль объектлар төзелеп сафка баса, халыкны социаль яклау буенча күләмле һәм нәтиҗәле чаралар күрелә. Район тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Җитештерү тармагында да үсеш тизләнеш белән бара. Игеннәрдән уңыш алуда район тарихында булмаган нәтиҗәләргә ирешелә, терлекчелектән продукция алу арта. Фермерлыкка, эшмәкәрлеккә, яңача хуҗалык итүгә, һәр уңай инициативага киң юл ачыла. Ил тормышында катастрофик төшенкелек еллары Балтач районы өчен үсү, яңарыш еллары булды.
Юл номеры - 35:
Балтачлылар М.Г. Әхмәтовны күп мәртәбә халык депутатларының район Советы, берничә мәртәбә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. [[1992 ел]]да аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Ватаныбыз аның хезмәтләрен [[1983 ел]]да «Почет билгесе», [[1995 ел]]да «Дуслык» һәм [[2001 ел]]да «Ватанга аеруча хезмәт күрсәткән өчен» орденнары белән бәяләде.
 
{{DEFAULTSORT:Әхмәтов, Марат}}{{Татарстан хөкүмәте}}
 
{{DEFAULTSORT:Әхмәтов, Марат}}
[[Төркем:Ветеринарлар]]
[[Төркем:Күмәк хуҗалык җитәкчеләре]]
Строка 41 ⟶ 44 :
[[Төркем:Район башлыклары]]
[[Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары]]
{{DEFAULTSORT:Әхмәтов, Марат}}{{Татарстан хөкүмәте}}