«Әбрар Кәримуллин» битенең юрамалары арасында аерма

к
clean up
к (clean up)
 
Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны [[Казан университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә.
Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле"ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия дә ала башлый.
 
[[1953 ел]]да Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин унбер елдан артык эшли — китапханәчедән алып директорның фәнни эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият белеме, тарих, фольклор буенча фәнни библиографик күрсәткечләр төзелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр.
 
Болардан тыш, университет тарихына караган хезмәтләр, аңа багышланган мәкаләләр күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә.
 
Аның инициативасы һәм редакцияләве белән китапханәдәге русча кулъязмаларны тасвирлау һәм бастыру да башлана.
Шулай итеп, Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул илебезнең археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмат үзәкләрендә югары бәя ала.
 
Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын борынгы кулъязма китаплар белән тулыландыру эше дә җайга салына: археографик экспедицияләр оештырыла башлый. Нәтиҗәдә, университет китапханәсенә төрле җирләрдә сакланган кулъязма һәм басма татар китаплары күпләп җыела.
 
Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алмашу эше дә яңартыла. Китапханә [[Аурупа]], [[Азия]], [[Америка]], [[Австралия]] илләрендәге югары уку йортларының 200дән артык китапханәсе белән элемтәләр урнаштыра. Алар белән китап алмашу эше җайга салынып, китапханәгә бу илләрдән меңнәрчә басмалар алына.
Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза, студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый.
 
Әмма, [[1963 ел]]ны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен дә кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаеплиләр. Аның өстеннән яла хатлары да языла. Үз белдеге белән эш итәргә яраткан Ә.Кәримуллинны бу юлы инде акылга утыртырга җай чыга.
 
[[1964 ел]]ның декабрендә [[СССР ФА]]нең Казандагы [[Тел, әдәбият һәм тарих институты]] Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул "Татар сәхнәсе (1917-1967): Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый. [[1968 ел]]да "Татарларда [[матбагачылык]] туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый.
 
{{Тукай премиясе лауреатлары 1990-2000}}
 
{{DEFAULTSORT:Кәримуллин, Әбрар}}
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Филология фәннәре докторлары]]
[[Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Кәримуллин, Әбрар}}
1 234 896

правок