Ибраһим Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
Ибраһим Нуруллин [[1923 ел]]ның [[18 апрель|18 апрелендә]] хәзерге [[Сембер өлкәсе]]нең [[Мәләкәс районы]] [[Парау]] авылында укытучы гаиләсендә туган. [[Яңа Малыклы районы]]нда җидееллык мәктәпне һәм [[Мәләкәс]] (хәзерге Димитровоград) урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаганнан соң, [[1938 ел]]да [[Казан]]га килә һәм мех техникумында укый башлый.
 
[[1941 ел]]ның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. [[1942 ел]]ның ноябрендә, [[Әстерхан]] шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә, ул каты яралана һәм хәрби хезмәттән бөтендәй азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары яңадан Казанга килеп [[КДУ|Казан университетының]] татар филологиясе кафедрасында эшли башлый. Гади ассистенттан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, фәнни хезмәтләре белән дә күпләргә таныш.
 
И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ.б. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. "Тукайның әдәби пародияләре" ([[1948 ел|1948]]), "Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре" ([[1953 ел|1953]]), "Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты" ([[1955 ел|1955]]) кебек мәкаләләре, шулай ук [[Фатих Әмирхан]], [[Шәриф Камал]] иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән илленче елларда ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта.