Шәриф Камал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Моны да карагыз
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
==Иҗат==
===Оренбург===
Моңарчы Ш.Камалның әсәрләре белән [[«Шура» журналы]] аша таныш булган шагыйрь, иганәче, алтынчы [[Закир Рәмиев]] чакыруы буенча, әдип [[1910 ел]]да [[Ырынбур]]га китә. Анда бертуган Закир һәм [[Шакир Рәмиев]]ләр нәшер иткән [[«Вакыт» газетасы|“Вакыт”]] матбагасында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм «[[Шура (журнал)|Шура]]», «[[ Кармак (журнал)|Кармак]]» журналлары битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1483/read#page6 Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры. бит6 ]</ref> Сәхнә әсәрләре күренә: "Акчарлаклар" (1914), "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915). Соңгы пьесаны зур уңыш белән [[Габдулла Кариев]] [[Сәйяр]]дә сәхнәләштерә. Бу әсәр революция кадәрге татар комедиясенең өлгесе булып санала.
 
Язучының [[Октябрь инкыйлабы]]на кадәрге иҗаты татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Ш.Камалның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Тирән психологизм, эмоциональ-лирик моң, мәгънәви тирәнлек, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең әсәрләренә әнә шул сыйфатлар хас. Кыска хикәя остасы буларак, ул [[Антон Чехов|А.Чеховтан]] өйрәнсә, күләмле әсәрләр авторы буларак [[Максим Горький|М.Горькийны]] үзенең остазы дип саный.<ref name="ReferenceA">Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11</ref>