Әхәт Гаффар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up, replaced: {{comment| → {{коммент|
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
[[1948 ел]]ның [[23 декабрь|23 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Олы Әшнәк]] авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм [[Олы Солтан]] авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, [[1966 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, [[1971 ел]]дан алып [[1981 ел]]га кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә {{commentкоммент|мөхбир|корреспондент}} һәм бүлек редакторы булып эшли. [[1982 ел]]да Ә.Гаффар [[Татарстан]] язучыларының [[Әлмәт]] оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
 
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның [[1972 ел]]да «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» ([[1973 ел|1973]]), «Язлар моңы» ([[1973 ел|1973]]), «Гозер» ([[1975 ел|1975]]), «Кашан җыры» ([[1977 ел|1977]]), «Су астындагы чишмә» ([[1980 ел|1980]]), «Бишек» ([[1981 ел|1981]]) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.