Һидаят Солтанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Уйнаган рольләре: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 27:
Һидаят Солтанов [[1915 ел]]ның [[30 ноябрь|30 ноябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Чүпрәле районы]] [[Татар Үбие]] авылында туа. [[1937 ел]]да [[Казан театр укуханәсе|Татар театр техникумын]] тәмамлаганнан соң, [[Ташкент татар театры]]нда, [[1940 ел]]да [[Башкортстан]]ның [[Яңавыл татар театры]]нда артист булып эшли.
Һидаят Солтанов – [[Бөек Ватан сугышы]] ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
 
[[1947 ел]]дан Һ.А.Солтанов [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]] артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә Богатырев, К.Симоновның «Көннәр һәм төннәр» спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» спектаклендә Газизов, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Евстигней образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.