Хәй Хисмәтуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
FidelK (бәхәс | кертем)
Данные о семье.
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
 
==Биография==
Хәй Хисмәтуллин [[1895 ел]]ның 7 ноябрендә (26 октябрендә) хәзерге [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, [[1908 ел|1908]]–[[1915 ел]]ларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.
 
[[1918 ел]]да Казанда урта мәктәпләргә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул [[Арча районы|Арча төбәге]] авылларында мәктәпләр ачу, китапханәләр, ликбез пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы булып эшли, укытучылар профсоюзын җитәкли. Хәй Хисмәтуллин мәгариф өлкәсендә төрле яклап эшләр башкара. 1929–1938 еллар арасында Хәй Хисмәтуллин Татар рабфагында укыта, шул ук елларда [[Казан педагогика институты|Казан Көнчыгыш педагогика институтының]] татар филологиясе бүлегендә укый. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә әнә шул чордан башлана. Ул [[Закир Һади]], [[Сәгыйть Рәмиев]], [[Мәҗит Гафури]] турындагы беренче фәнни-тикшеренү хезмәтләрен яза.