Сидек чыгару юлы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 55:
 
Сидек чыгару юл S-сыман бөгелгән. Җенси әгъзаны өскә күтәргәндә алгы бөгелеш турая һәм бер генә касык симфизына батынкылыгы белән караган бөгелеш кала. Әлеге ысулны урологиядә катетеризацияне башкарганда кулланалар
 
== '''Хатын-кызларның сидек чыгару юлы''' ('''urethra feminina''') ==
·      Хатын-кызларның сидек чыгару юлы 3-4 см озынлыктагы көпшә, сидек куыгыннан '''сидек чыгару юлының эчке тишегеннән''' ('''ostium urethrae internum''') башлана.
 
·      Юлның арткы тышчасы җиңсәнең алгы тышчасы белән тыгыз бәйләнгән, юлның алдында касык симфизы урнашкан.
 
·      Очадан чыкканда сидек чыгару юлы сидек-җенес диафрагмасын  (бот арасы кара) тишеп чыга, анда ул аркылы-буйлы җепселле '''сидек чыгару юлының тышкы''' '''сфинктеры''' ('''m. sphincter urethrae externa''') белән чолгап алынган.
 
·      '''Сидек чыгару юлының тышкы тишеге''' ('''ostium urethrae externum''') җиңсә бусагасына җиңсә тишегеннән алдарак һәм өстәрәк ачыла. Бу юлның тар урыны.
 
'''Хатын-кызларның сидек чыгару юлы тышчасы'''
 
·      '''Лайлалы катлау''' буй җыерчаларын барлыкка китерә һәм анда '''уретраль бизләр''' ('''glandulae urethrales''') бар.
 
·      '''Көпшәкле катлау''' (лайла астында) анда тамырлы үрелмәләр урнашкан.
 
·      '''Мускуллы катлауда''' ике катлам бар – тышкы әйләнмәле һәм эчке буй. Сидек чыгару юлының эчке тишеге тирәсендә әйләнмәле катлам калыная һәм ирексез '''сидек чыгару юлының эчке сфинктерын''' барлыкка китерә (сидек куышлыгы кара).
 
·      '''Адвентиция.'''
 
== Чыганаклар ==
# Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.