Үпкә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
 
Сулыш вакытында [[газ]]лар [[Метаболизм|алмашы]] бара. [[Организм]]га [[кислород]] керә, организмнан [[углекислый газ]]га бай [[һава]] чыгарыла. Яшәү өчен кислородның даими кереп торуы кирәк, ә организмда аның запасы юк. Кислород ни өчен кирәк? Чөнки кислород катлаулы органик матдәләрнен таркалуы белән бара торган химик процессларда катнаша. Бу процесс вакытында организмның тереклек эшчәнлеге, үсүе, хәрәкәтләнүе, туклануы, үрчүе һәм башка бик күп процесслар өчен кирәкле [[энергия]] аерылып чыга.
 
== '''Кеше үпкәсе төзелеше''' ==
''' Үпкә''' ('''pulmones''', греч. '''- pneumon''')'''–''' парлы әгъза, анда веноз кан белән тын алган һава белән газ алмашу бара, нәтиҗәсендә кан кислород белән туендырыла һәм ул артериаль канга әйләнә.
 
·      '''Уң һәм сул үпкә''' ('''pulmo dexter et sinister''') күкрәк куышлыгында урнашкан.
 
·      Үпкәләр бер-берсеннән әгъзалар җыелмасы белән бүленгән, алар күкрәк уртасы дип атала, астан диафрагмага яндаш, алдан, кырыйдан һәм арттан күкрәк куышлыгы тышчасына тияләр.
 
·      Үпкәләр зурлыгы һәм формасы бер үк түгел. Уң үпкә бераз кыскарак һәм киңрәк. Ул шуна бәйле: уң яктан диафрагма гөмбәзе өстәрәк тора. Шуның өстенә, сул үпкә симметриясез урнашкан, очы сулга күчкән  йөрәктән басым кичерә.
 
·      Үпкә паренхимасы эчендә һава булган өчен йомшак, нәзек (губка сыман). Эшен башкармаган үпкәдә, мәсәлән, үле туган баланың үпкәдә, һава булмый.
 
·      Үпкәнең формасы дөрес булмаган конусныкы кебек (рәс. 2.4), аны '''үпкә нигезенә''' ('''basis pulmonis'''), диафрагмага яндаш, һәм өске тар очы  – '''үпкә очына''' ('''apex pulmonis''') бүләләр.
 
(Нәкъ үпкәнең очы тирәсендә Кох таякчыгы төпләнергә ярата – ул туберкулез тудыра. Ә йөрәк авыруларында,  үпкә еш азапланганда төп патологик үзгәрүләр нигез тирәсендә күренә, анда сыеклыкның торыгуы бара).  
 
·      Үпкәдә өч өслек һәм өч кырый бар.
* Нигезенә '''диафрагмаль өслек''' ('''facies diaphragmatica''') туры килә, ул диафрагма кабарынкылыгы өчен бераз батынкы.
* Үпкәнең иң киң өслеген '''кабырга өслеге''' ('''facies costalis''') ала, ул күкрәк куышлыгының эчке өслегенә яндаш булып тора. Анда '''умырткалык өлеше''' ('''pars vertebralis''') бар, ул умырткага тия.
* Күкрәк уртасына караган үпкә өслеге '''күкрәк уртасы өслеге''' ('''facies mediastinalis''') дип атала, ул бераз батынкы һәм анда йөрәк тигән урында '''йөрәк яньчүе''' ('''impressio cardiaca''') бар.
·      Үпкәнең медиастиналь өслегендә җитәрлек зур оваль формадагы чокырча бар – '''үпкә капкасы''' ('''hilus pulmonis'''), анда төп бронх, үпкә артериясе һәм нервлар керә, ә үпкә веналары һәм лимфа тамырлары чыга. Әлеге тоташтыргыч тукыма белән чолганган анатомик төзелешләр җыелмасы '''үпкә тамырын''' ('''radix pulmonis''') тәшкил итә. Уң һәм сул үпкә тамыры кисәкләре төрлечә урнашкан.
 
o   Сул үпкә тамырында иң өстә үпкә артериясе, астарак һәм бераз аннан артарак – төп бронх, тагын астарак һәм алдарак – ике үпкә венасы тора (артерия, бронх, вена - «АБВ»).
 
o   Уң үпкәдә иң өстә төп бронх, астарак һәм бераз аннан алдарак – үпкә артериясе, тагын астарак ике үпкә венасы тора (бронх, артерия, вена – «БАВ»).
 
·      Үпкә өслекләре кырыйлар белән бүленгән. Һәр үпкәдә өч кырый таныла: алгы, аскы һәм арткы.
 
o   '''Алгы кырый''' ('''margo anterior''') очлы, ул facies costalis һәм facies medialis (аның pars mediastinalis) аерып тора. Сул үпкәнең аскы яртысының алгы кырыенда '''йөрәк уемы''' '''(incisura cardiaca)''' бар, ул йөрәк урнашуы белән бәйле. Астан ул уемны '''сул үпкәнең теле''' ('''lingula pulmonis sinistri''') чикли.
 
o   '''Аскы кырый''' ('''margo inferior''') очлы, кабырга һәм медиаль өслекне диафрагмаль өслектән аера.
 
o   '''Арткы кырый''' ('''margo posterior''') түгәрәкләнгән, кабырга өслеген медиаль өслектән (аның pars vertebralis) аера.
 
·      Һәр үпкә ярыклар ярдәмендә '''өлешләргә''' ('''lobi pulmones''') бүленә. Уң үпкәдә өч өлеш бар: өске, урта һәм аскы, сулда – ике: өске һәм аскы.
 
·      '''Кыек ярык''' ('''fisura obliqua''') уң һәм сул үпкәдә дә бар, һәм ике үпкәдә дә бер үк диярлек уза. Ул үпкәнең арткы кырыеннан III нче күкрәк умырткасының кылчыклы үсентесе биеклегеннән башланып, аннары  
 
{| class="wikitable"
|Рәс. 2.4. Үпкә. 
 
Алгы латераль яктан күренеш:
 
1 - үпкә очы;
 
2 - алгы кырый;
 
3 - уң үпкәнең горизонталь ярык;
 
4 - кыек ярык;
 
5 - сул үпкәнең йөрәк уемы;
 
6 - сул үпкәнең теле;
 
7 - аскы кырый;
 
8 - өске өлеш;
 
9 - аскы өлеш;
 
10 - уң үпкәнең урта өлеше;
 
11 - кабырга өслеге. 
|  
 
Медаль яктан күренеш:
 
12 - диафрагмаль өслек (үпкә нигезе);
 
13 - медиаль өслек;
 
14 - үпкә капкасы. 
 
Үпкә тамырының кисәкләре:
 
15 - төп бронх;
 
16 - үпкә артериясе;
 
17 - үпкә венасы. 
|}
кабырга өслегеннән алга һәм аска VI нчы кабырга барышы буенча юнәлеп, VI  нче кабырга кимерчәккә күчкән урында үпкәнең аскы кырыена җитә. Моннан ярык диафрагмаль, ә аннары медиаль өслеккә дәвам итеп, өскә һәм артка үпкәнең капкасына менә. Кыек ярык үпкәне ике '''өлешкә''' бүлә '''– өске''' ('''lobus superior''') һәм '''аскы''' ('''lobus inferior''').
 
·      Уң үпкәдә кыек ярыктан '''горизонталь ярык''' ('''fisura gorizontalis pulmonis dextri''') бар. Ул кабырга өслегендә ''fisura obliqua'' дан башланып, горизонталь диярлек алга юнәлә, IV нче кабырга барышы белән туры килә. Үпкәнең алгы кырыена җитеп, аның медиаль өслегенә күчә, анда үпкә капкасы алдында тәмамлана. Горизонталь ярык уң үпкәнең өске өлешеннән чагыштырмача зур булмаган өлеш кисеп ала – '''уң үпкәнең урта өлеше''' ('''lobus medius pulmonis dextri''').
 
·      Бер-берсенә караган үпкә өслекләре '''өлеш ара өслекләре''' ('''facies interlobares''') дип атала.
 
'''Үпкә чикләре''' (рәс. 2.5, 2.6)
 
Үпкә чикләре - күкрәк читлегенә аларның кырыйларының проекциясе. Үпкәнең өске, алгы, аскы һәм аскы чикләре бар.
 
·      Үпкәнең өске чиге аның оч проекциясенә туры килә. Ул уң һәм сул үпкәдә дә бер үк: алдан умрау өстеннән 2 см чыгып тора, ә I нче кабырга өстеннән 3-4 см; артан VII нчы муен умырткасының кылчыклы үсентесе биеклегенә проецияләнә.
 
·      Уң үпкәнең алгы чиге (үпкәнең алгы кырый проекциясе) очтан уң күкрәк-умрау буынына төшә, аннары күкрәк сөяге сабының уртасыннан, күкрәк сөягенең гәүдәсе атыннан үтеп, ул урта сызыктан алып VI нчы кабырга кимерчәгеннән бераз сулдарак төшеп, аскы чиккә күчә.
 
·      Сул үпкәнең алгы чиге  уң үпкәдә кебек IV нче кабырга кимерчәгенә кадәр үтеп, анда кискен сулга күкрәк сөяге тирәсе сызыгына күчә, аннары аска борыла, VI нчы кабырга аралыгы белән кисешә һәм VI  нчы кабырга кимерчәгенә якынча күкрәк сөяге тирәсе һәм урта умрау сызыгы уртасына җитеп аскы чигенә күчә.
 
·      Уң үпкәнең аскы чиге урта умрау сызыгында VI нчы кабырга белән кисешә, алгы култык сызыгында – VII нче кабырга, урта култык сызыгында – VIII нче кабырга, арткы култык сызыгында - IX нчы кабырга, калак сызыгында – X нчы кабырга, умырткалык тирәсе сызыгында XI нче кабырга муентыгы биеклегендә тәмамлана. Анда үпкәнең аскы чиге кискен өскә борылып арткы чиккә күчә.
 
·      Сул үпкәнең аскы чиге якынча бер кабырга киңлегенә астарак үтә (туры килүче кабырга аралыгында). 
 
{| class="wikitable"
|
|Рәс. 2.5. Үпкә чигенең проекциясе һәм париеталь үпкә сүрүе - алдагы күренеш. (рим саннары белән кабыргалар билгеләнгән). 
 
1 — apex pulmonis;
 
2 — өске сүрү ара кыры;
 
3—margo anterior pulmonis;
 
4 — аскы сүрү ара кыры;
 
5 — incisura cardiaca (pulmonis sinistri);
 
6 — margo inferior pulmonis;
 
7 — париеталь сүрүнең аскы чиге;
 
8 — fissura obliqua;
 
9 — fissura horizontalis (pulmonis dextri).
 
''' '''
|} 
{| class="wikitable"
|
|Рәс. 2.6. Үпкә чигенең проекциясе һәм париеталь үпкә сүрүе - арттагы күренеш (рим саннары белән кабыргалар билгеләнгән). 
 
1 — apex pulraonis;
 
2 — fissura obliqua;
 
3 — margo inferior pulmonis;
 
4 — париеталь сүрүнең аскы чиге. 
|-
|''' '''
|}
·      Арткы чик һәр үпкәдә бер үк үтә - умыртка баганасы буйлап XI нче кабырга муентыгыннан алып II нче кабырга башына кадәр.
 
== Искәрмәләр ==