Йоту: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Йоткылыкта сулыш алу һәм ашкайнату юллары кисешүгә карамастан, йоту хәрәкәтендә әлеге юлларны…» |
(аермасы юк)
|
18 июн 2017, 05:44 юрамасы
Йоткылыкта сулыш алу һәм ашкайнату юллары кисешүгә карамастан, йоту хәрәкәтендә әлеге юлларны бүлүче махсус ысуллар бар.
· Аңкау пәрдәсен күтәрүче һәм киерүче мускулларының кыскаруы йомшак аңкауны күтәрә һәм йоткылыкның арткы тышчасына кыса (анда шулай ук аңкау-йоткылык мускулы катнаша). Шулай итеп, йоткылыкның борын өлеше авыз өлешеннән аерыла.
· Шул вакытта тел асты өсте муен мускуллары йоткылыкны өскә тарта, ә тел асты-тел мускулы тел тамырын аска тартып, бугаз өслегенә басым ясый, ә ул төшә һәм шулай итеп бугазга керү юлын яба.
· Аннан соң бер-бер артлы констрикторлар кыскарып, азык төерен үңәчкә таба «сыгып» чыгара. Буйлы мускуллар йоткылыкны азык төере каршысына таба тарта.