Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 177:
 
XVII гасырда башлыча католик албаннар Ислам диненә күчә, ә православиедә булган милләттәшләре исә бу мисалга бер гасыр соңрак кына иярә. Яңа дин башта [[Элбасан]] һәм [[Шкодер]] шәһәрләрендә ныгый, бу вакытка аның авыл җирләрендә дә тарафдарлары күп була. Төрле галимнәр дин алыштыруның сәбәпләрен төрлечә аңлата. Тарихи чыганакларның азлыгы мондый сорауларга ачык җавап бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итә<ref name="referenceworks.brillonline"/>. Албания Госманлы империясендә [[Румелия]] вилаятенең бер өлеше буларак [[1912 ел]]га кадәр яши, шул ук елда Албаниянең бәйсезлеге игълан ителә.
 
=== Албаннарның милли яңарышы ===
 
Албаннарның милли яңарыш чоры (''Rilindja Kombëtare'') [[1870 ел]]ларда башлана һәм Албания үзенең бәйсезлеген игълан иткәнче, ягъни 1912 елга кадәр дәвам итә. [[1878 ел]]да Косово вилаятенең [[Призрен]] исемле борынгы шәһәрендә Призрен лигасы (Албан милләтенең хокукларын яклау лигасы,'' Lidhja e Prizrenit'') төзелә. Баштарак төрек хакимияте лиганың эшчәнлеген хуплый, чөнки лига мөселман җирбиләүчеләренең һәм халыкның төрек администрациясе белән бергә дини бердәмлеген яклап чыга. Госманлылар мөселман бердәмлеген яклаучыларны хуплый һәм аларга ярдәм итә, мөселман җирләрен, шул исәптән Босния белән Һерцеговинаны сакларга чакыра. Шуңа күрә дә лига — берләшмә «Чын мөселманнар комитеты» (Komiteti i Myslimanëve të Vërtetë) дип аталган. Лига Карарнамә исемле декрет чыгара. Бу текст төньяк Албания, Эпирус һәм Босния халкына прокламациядән гыйбарәт булган. Өндәмәдә бу җирләрне Болгария, Сербия һәм Каратау патшалыкларыннан саклау һәм Госманлы империясе белән территориаль бердәмлекне яклау турында сүз бара. Хәлбуки, 1878 елның 18 июнендә Лигада нибары 47 мөселман делегаты гына бу декретка кул куя, ә җыенда барысы 300 мөселман катнаша, шул исәптән, Босниядән делегатлар була, Призрен санҗагыннан санҗакбәй килә, ул үзәк хакимият вәкиле буларак катнаша.
 
== География ==