Мәгърифәтчелек (агым): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к Frhdkazan үзгәртүләре (бәхәс) Dexbot юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 2:
'''Мәгърифәтчелек''' – [[акыл]] һәм [[фән]]гә таянып, [[кеше]] һәм [[җәмгыять]]нең чын табигатенә туры килә торган “[[табигый тәртип]]кә” ирешә алу мөмкинлегенә нигезләнгән [[XVIII гасыр|XVIII]]–[[XIX гасыр]] уртасы фикер агымы. Мәгърифәтчеләр [[кешелек]] тарый торган бәла-казаларның сәбәбен наданлык, [[җаһилият]], [[дини фанатизм]]нан күргәннәр. Алар [[сәяси азатлык]], [[хокукый тигезлек]]не яклап [[феодаль тәртипләр]]гә каршы чыккан.
 
''[[Англия]]''дәге мәгърифәтчелекнең төп вәкилләре – [[Джон Локк|Дж. Локк]], Дж.А. Коллинз, А.Э. Шефтсбери; ''[[Франция]]''дә – [[Вольтер]], [[Шарль Монтескье|Ш. Монтескьё]], [[Жан-Жак Руссо|Ж.-Ж. Руссо]], [[Дени Дидро|Д. Дидро]], [[Клод Һельвеций]], [[Поль Анри Һольбах|П.А. Гольбах]]; ''[[Алмания]]''дә – Г.Э. Лессинг, И.Г. Гердер, Ф. Шиллер, [[Иоһанн Вольфганг Гөте|И.В. Гөте[[Гете]]; ''[[татарлар]]'' арасында – [[Хөсәен Фәезханов|Х. Фәезханов]], Ш. [[Мәрҗани]], [[Каюм Насыйри|К.Насыйри]], [[Таиб Яхин|Т.Яхин]], [[Исмәгыйль Гаспринский|И. Гаспралы]], [[Фатих Кәрими|Ф. Кәрими]].
 
Мәгърифәт кешене дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырырга, һөнәргә өйрәтергә, ялкаулыктан, исрафчылыктан, бозыклыктан сакларга, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтеләре урнаштырырга тиеш. Кешеләрнең һәркайсы үзендә югары әхлак тәрбияләргә тиеш. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсеш процессына зур йогынты ясый.
 
[[Марксизм|Марксистик]] позицияләрдә торучы галимнәр мәгърифәтчелекне куелган максатларының утопиялеге, хыялыйлыгы өчен тәнкыйть итәләр.
 
==Шуны да карагыз==
{{Портал|Фәлсәфә|Фән|Тарих|Шәхесләр|Мәгариф}}