«Глаукома» битенең юрамалары арасында аерма

64 байта добавлено ,  4 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
Тамгалар: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
'''Карасу авыруы '''(рус. Глаукома) – [[Күз|күзнең]] эчке басымы югары күтәрелү белән барган дәвамлы күз авыруы. [[Гиппократ]] “glaukosіs”, ә [[Аристотель]] “glaukoma” дип исемне тәкъдим иткән, авыруның шулай аталуы 19 г-ның 60–70 елларыннан кулланышка керде. '''Глаукома''' – күздән сулы сыекчаның китүе бозылу, күз эче басымының (КЭБ) югарылану, күрү нервының атрофиясе һәм күрү хезмәтенең әкренләп түбәнәюе белән барган авырулар төре.
 
==== Классификация ====
Этиологиясенә карап, беренчел һәм икенчел глаукоманы аералар. Беренчел - күздән сыекчаның агып китүенә җаваплы корылмаларның үсешендәге кимчелекләргә бәйләнештә була. Икенчел глаукома күзнең башка авырулары нәтиҗәсеннән (җәрәхәтләр, ялкынсыну һәм б.ш) туа. Беренчел глаукома беренче чиратта күз корылмасындагы картлык үзгәрешләрнең киеренкелеге белән, шуның белән беррәттән шәхси анатомия һәм метаболизм үзенчәлекләргә, кан-тамыр, нерв һәм эндокрин система торышына бәйләнештә барлыкка килә. Һәр авыруның барлык патогенетик факторлар ачыкланмый, ә аның кайбер өлешләре генә ачыклана. Беренчел глаукоманы мультифакторлы авыруларга кертәләр.
 
Глаукома ешрак 40 – 50 яшьтәге кешеләр арасында барлыкка килә, кайчакта яшь балаларда (тумыштан килгән) һәм яшүсмерләрдә күзәтелә. Авыруның башлангыч чорында күзнең алды томанланып, яктыга караганда, “аллы-гөлле” күргәндәй билгеләр күзәтелә. Авыру күз алдындагы әйберне ачык күрә алмый. Бу билгеләр әүвәл бер күздә күзәтелә. Аеруча, таңда 1 – 3 сәгатьтә күз, чигә һәм маңгай төшен бер нәрсә кысып торгандай хис күзәтелә.
 
Карасу авыруы аяк астыннан да үсүе мөмкин. Бу чакта бер як күз, баш каты авырта. Авыруның күзе кызарып, кабагы шешенә, күрү сәләте түбәнәя. Кайбер кешенең күңеле болганып, коса. Авыруның алдын билгеләү өчен 40 яшьтән узган кешеләр елына 1 тапкыр күз басымын тикшереп торуы кирәк. Карасу йогышлы авыру түгел, әмма токым йөдәтүе мөмкин. Дәвасы: күз карасын тарайта торган дарулар (пилокарпин, карбахолин, прозерин, демекария бромиды, клофилин (изоглаукон), һ.б. кабул итәргә кирәк. Режим (8 сәгать төнге йокы, дөрес ашау, укыганда, язганда, телевизор караганда яктылык дөрес төшүе, һ.б.) катгый саклануы кирәк. Дару дәвасы ярдәм итмәсә хирургия операциясе ясала.<ref>"Казахстан": энцклопедия / Бас мөхәррире Ә. Нысанбаев – Алматы "Қазақ энциклопедиясы" баш редакциясе, 1998 [[:kk:Special:BookSources/5898001239|ISBN 5-89800-123-9]], шул VIII</ref>
 
==== Дәвалау ====
Карасу йогышлы авыру түгел, әмма токым йөдәтүе мөмкин. Дәвасы: күз карасын тарайта торган дарулар (пилокарпин, карбахолин, прозерин, демекария бромиды, клофилин (изоглаукон), һ.б. кабул итәргә кирәк. Режим (8 сәгать төнге йокы, дөрес ашау, укыганда, язганда, телевизор караганда яктылык дөрес төшүе, һ.б.) катгый саклануы кирәк. Дару дәвасы ярдәм итмәсә хирургия операциясе ясала.<ref>"Казахстан": энцклопедия / Бас мөхәррире Ә. Нысанбаев – Алматы "Қазақ энциклопедиясы" баш редакциясе, 1998 [[:kk:Special:BookSources/5898001239|ISBN 5-89800-123-9]], шул VIII</ref>
 
== Чыганаклар ==
1385

правок