Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 140:
 
[[Госманлы империясе]] Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашып килә башлаган дәвердә бу җирләрнең геополитик харитасы кечкенә кенәзлекләр һәм патшалыклардан торган. Төрекләр [[1415 ел]]да көньяк Албаниядә гарнизоннарын төзиләр һәм [[1431 ел]]га Албаниянең күпчелек җирләрен яулап алырга өлгерәләр<ref> Licursi, Emiddio Pietro (2011). "Empire of Nations: The Consolidation of Albanian and Turkish National Identities in the Late Ottoman Empire, 1878–1913". New York: Columbia University: 19. </ref>. Вәләкин [[1443 ел]]да албаннарның милли каһарманы Скандерберг җитәкчелегендә бик зур һәм һәм озак елларга сузылган баш күтәрү кабынып китә, ул [[1479 ел]]га кадәр дәвам итә. Фетнәчеләр төрек солтаннары [[Морад II]] һәм [[Мәхмәт II]] гаскәрләрен күп тапкыр тар-мар итә. Скандербег әүвәл Албан кенәзләрен буйсындыра, ә аннары яулап алынмаган җирләрнең күпчелеге белән идарә итә башлап, үзәкләштерелгән хакимият урнаштыра. Ул шулай ук госманлыларга каршы бөтен Аурупа коалициясен төзергә дип бик күп көч түгә, әмма уңай нәтиҗәгә ирешми. Төрекләр Албанияне яңадан басып алырга маташкан саен, ул аларның гаскәрләрен кире бора. Госманлы империясе албан җирләре аша Италиягә һәм Көнбатыш Аурупага һөҗүм итәргә теләгән була. Скандербегның шул чорның иң куәтле дәүләтенә каршы тигез булмаган көрәшен Аурупаның башка илләре хуплап каршы ала, [[Неаполь]], [[Папа дәүләте]], [[Венеция]] һәм [[Рагуза]] албаннарга акча һәм гаскәр белән дә бераз ярдәм итә<ref>"Albania :: The decline of Byzantium". Encyclopædia Britannica. </ref>. Төрекләр килү белән, Албаниядә өченче дин дә барлыкка килә — бу Ислам була. Моның аркасында албаннар арасында күпләп-күпләп Аурупаның христиан дәүләтләренә күчеп китүе башлана<ref>Gjonça, Arjan (2001). Communism, Health and Lifestyle: The Paradox of Mortality Transition in Albania, 1950–1990. Greenwood Publishing Group. pp. 7–. ISBN 978-0-313-31586-2.</ref>. Босниялеләр һәм мөселман албаннар Госманлы империясендә күренекле урын биләгәннәр һәм Госманлы Портасының Балканнардагы сәясәтен үткәрүче төп терәкләр булганнар<ref>Clayer, Nathalie (2012). "Albania" in Encyclopaedia of Islam, Gudrun Krämer, Denis Matringe, Rokovet, John Nawas, Everett Rowson (eds.). Brill Online.</ref>.
 
Империядә махсус хокукларга ия булганга күрә, мөселман албаннар төрле югары административ вазыйфалар да биләгәннәр, мәсәлән, егермедән артык Бөек Вәзир албан чыгышлы кеше булган. Алар арасында [[Төрек-фарсы сугышлары]] вакытында госманлы гаскәрләре белән идарә иткән генерал [[Көпрүлү Мәхмәт Паша]], [[Австрия]] белән Төркия арасындагы сугышта төрек гаскәрен җитәкләгән генерал [[Көпрүлү Фазыл Әхмәд]] һәм Мисырның атаклы [[Мөхәммәд Али Паша]]сы да булган<ref>"Arnawutluḳ." inEncyclopaedia of Islam, Second Edition. Brill Online, 2012. </ref>.
 
== География ==