Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

833 байта добавлено ,  2 года назад
к
=== Госманлы чоры ===
 
[[Госманлы империясе]] Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашып килә башлаган дәвердә бу җирләрнең геополитик харитасы кечкенә кенәзлекләр һәм патшалыклардан торган. Төрекләр [[1415 ел]]да көньяк Албаниядә гарнизоннарын төзиләр һәм [[1431 ел]]га Албаниянең күпчелек җирләрен яулап алырга өлгерәләр<ref> Licursi, Emiddio Pietro (2011). "Empire of Nations: The Consolidation of Albanian and Turkish National Identities in the Late Ottoman Empire, 1878–1913". New York: Columbia University: 19. </ref>. Вәләкин [[1443 ел]]да албаннарның милли каһарманы Скандерберг җитәкчелегендә бик зур һәм һәм озак елларга сузылган баш күтәрү кабынып китә, ул [[1479 ел]]га кадәр дәвам итә. Фетнәчеләр төрек солтаннары [[Морад II]] һәм [[Мәхмәт II]] гаскәрләрен күп тапкыр тар-мар итә. Скандербег әүвәл Албан кенәзләрен буйсындыра, ә аннары яулап алынмаган җирләрнең күпчелеге белән идарә итә башлап, үзәкләштерелгән хакимият урнаштыра. Ул шулай ук госманлыларга каршы бөтен Аурупа коалициясен төзергә дип бик күп көч түгә, әмма уңай нәтиҗәгә ирешми. Төрекләрнең Албанияне яңадан басып алырга маташкан саен, ул аларның гаскәрләрен кире бора. Госманлы империясе албан җирләре аша Италиягә һәм Көнбатыш Аурупага һөҗүм итәргә теләгән була.
 
== География ==
4039

правок