Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 136:
 
[[1271 ел]]да Эпирус деспотлыгыннан тартып алган албан җирләрендә [[Анжуйлы Карл]] [[Албания патшалыгы (Урта гасыр)|Албания патшалыгына]] нигез сала. [[1272 ел]]ның февралендә ул «Албан патшасы» титулын ала. Патшалык [[Дуррес]] төбәгеннән (соңрак ул [[Диррахиум]] дип атала башлый) көньякка таба [[Бутринт]] ярларына кадәр җәелә. Патшалык барлыкка килгәч табигый рәвештә формалашкан католик сәяси структуралары [[Рим Папасы|папаның]] [[Балкан ярымутравы]]нда [[католиклык]]ны тарату планнарын башкару өчен яхшы нигезгә әверелә. Бу вакытта Төньяк Албания территориясе белән идарә иткән [[Анжуйлы Елена]] да (ул Анжуйлы Карлның икетуган сеңлесе була) бу планны хуплый. Елена Төньяк Албания һәм Сербиядә хакимлек иткән дәвердә 30га якын католик чиркәве һәм монастыре төзелә<ref> Etleva, Lala (2008). Regnum Albaniae, the Papal Curia, and the Western Visions of a Borderline Nobility (PDF). Cambridge University Press.</ref>. [[1331]]-[[1355 ел]]ларда [[Сербия империясе]] Албанияне яулап ала. Бу империя яшәүдән туктагач, берничә албан кенәзлеге барлыкка килә. Алар арасында иң куәтлеләре Бальша, Топия, Кастриоти, Музака һәм Арианти була. [[XIV гасыр]]ның беренче яртысында [[Госманлы империясе]] Албания җирләренең күпчелек өлешенә бәреп керәләр. [[1444 ел]]да албан кенәзлекләрен Албаниянең милли каһарманы [[Георгий Кастриоти Скандербег]] берләштерә. Скандербег албаннарның госманлыларга каршы хәрәкәтен җитәкли.
 
=== Госманлы чоры ===
 
[[Госманлы империясе]] Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашып килә башлаган дәвердә бу җирләрнең геополитик харитасы кечкенә кенәзлекләр һәм патшалыклардан торган. Төрекләр [[1415 ел]]да көньяк Албаниядә гарнизоннарын төзиләр һәм [[1431 ел]]га Албаниянең күпчелек җирләрен яулап алырга өлгерәләр<ref> Licursi, Emiddio Pietro (2011). "Empire of Nations: The Consolidation of Albanian and Turkish National Identities in the Late Ottoman Empire, 1878–1913". New York: Columbia University: 19. </ref>. Вәләкин [[1443 ел]]да албаннарның милли каһарманы Скандерберг җитәкчелегендә бик зур һәм һәм озак елларга сузылган баш күтәрү кабынып китә, ул [[1479 ел]]га кадәр дәвам итә. Фетнәчеләр төрек солтаннары [[Морад II]] һәм [[Мәхмәт II]] гаскәрләрен күп тапкыр тар-мар итә.
 
== География ==