Һади Такташ: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Alina-satr (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 28:
Һади Такташ [[1901 ел]]ның [[1 гыйнвар]]ында Тамбов губернасының [[Сыркыды]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган [[Түбән Пешли|Пешли]] [[мәдрәсә]]сенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган [[«Вакыт» газетасы|«Вакыт»]], «Йолдыз», [[Ялт-Йолт журналы|«Ялт-Йолт»]] исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешлидән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.
 
Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, [[Урта Азия]] якларына [[Кәттә-Курган]] шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары [[Бохарага]] күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спиктәкелспектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.
 
Урта Азия якларына әти-әнисенә матди яктан булышу нияте белән киткән үсмер малайның теләкләре тормышка ашмый. 1917 елгы революцияләр шаукымыннан соң озак та үтми, 1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, мәдәни-агарту эшләре алып бара.