Албания: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 143:
Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.
Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек – ә бу 10 000 км2
[[Бөтендөнья кыргый табигать фонды]] мәгълүматларына һәм [[Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы]] төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: [[Иллириянең яфрак урманнары]], [[Пинд тауларының катнаш урманнары]] һәм [[Динар Альпларының катнаш урманнары]]. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда [[бүре]]ләр, [[аю]]лар, [[кабан дуңгызлары]] һәм [[кара кәҗәләр]] (серналар) очрый. [[Селәүсен]], [[кыргый мәче]]ләр, [[нарат]] [[сусар]]ы һәм [[көзән]]нәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында [[Далмация пеликаны]], [[кәрлә баклан]] һәм [[Аурупа диңгез мәрсин балыгы]] бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган [[Урта диңгез монах тюленьнәре]] яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган [[алтын бөркет]]не аерып күрсәтергә кирәк<ref>Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.</ref>. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.
|