Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 97:
=== Урта гасырлар ===
Хәзер Албания буларак билгеле җирләр [[Урта гасыр]]ларның башында Рим (соңрак [[Византия]]) карамагында була. Бу җирләргә [[VII гасыр]]да [[славяннар]] [[Славян миграциясе|килә]]<ref>Bideleux, Robert; Jeffries, Ian (24 January 2007).[https://books.google.ru/books?id=G6iBAgAAQBAJ&pg=PA25&redir_esc=y#v=onepage&q&f=false Balkans: A Post-Communist History]. Routledge. p. 25. ISBN 978-1-134-58328-7</ref>, ә [[IX гасыр]]да территория [[Болгар патшалыгы]]на керә. [[XIII гасыр]] уртасында һәм ахырында Византия империясенең һәм Болгар патшалыгының зәгыйфьләнүе аркасында, хәзерге Албания җирләренең бер өлешен [[Рашка|Сербия бөек кенәзлеге]] үзенә буйсындыра. Басып алучылар бу җирләрдә калган Рим һәм Византия мәдәнияте учакларын йә җимерә, йә бик авыр хәлдә калдыра<ref>Zickel, Raymond; Iwaskiw, Walter R., eds. (1994). [http://countrystudies.us/albania/15.htm ""The Barbarian Invasions and the Middle Ages," Albania: A Country Study"]. Retrieved 9 April 2008. </ref>.
 
Албан дәүләтчелеге Урта гасырларда [[Арберия|Арбер кенәзлеге]] һәм [[Албания патшалыгы]] буларак формалаша башлый. Арбер кенәзлеге, яки Албанон ({{lang-sq|Arbër or Arbëria}}) Урта гасырларда беренче албан дәүләте булган. Аңа [[1190 ел]]да, [[Круя]] җирлегендә, [[Прогон]] исемле архон нигез сала. Прогоннан соң дәүләт белән аның уллары Гйин һәм Дмитри идарә итә. Алар чорында ил чәчәк атып кала. Прогон гаиләсенең соңгы вәкиле Димитер вафат булгач, кенәзлек Круя хакиме (архоны) [[Григорий Камонас]] кулына күчә<ref>Jireček, Konstantin; Thopia (1916). [https://books.google.com/books?id=Jr9DAAAAYAAJ Illyrisch-albanische Forschungen]. p. 239. Griechen Gregorios Kamonas</ref><ref>Abulafia, David; McKitterick (21 October 1999). [https://books.google.com/books?id=bclfdU_2lesC&pg=PA786 The New Cambridge Medieval History: Volume 5, C.1198-c.1300.] p. 786. ISBN 978-0-521-36289-4. Greco-Albanian lord Gregorios Kamonas</ref>, аннан соң монда [[Голем (Круя)|Голем]] хуҗа була. [[1255 ел]]да кенәзлек бетерелә<ref>Pickard, Rob; Çeliku, Florent (2008). [https://books.google.com/books?id=Bi8fjENzJacC Analysis and Reform of Cultural Heritage Policies in South-East Europe. Strasbourg: Council of Europe Publishing. p. 16.] ISBN 978-92-871-6265-6</ref>. Тарихчылар Пипа һәм Решишти фикеренчә, Арбанон албан дәүләтенең беренче караламасы булган, һәм соңрак ул империянең көнбатыш өлеше буларак ярымбәйсез халәтен саклаган ([[Эпирус деспотлыгы]] һәм [[Никея]] [[Ласкаридлары]] идарәсендә)<ref>Pipa, Arshi; Repishti, Sami (1984). Studies on Kosova. East European Monographs #155. pp. 7–8. ISBN 0-88033-047-3.</ref>.
 
== География ==