Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 92:
 
Борынгы заманнарда хәзерге Албания җирләрендә Иллирия кабиләләре яшәгән. Бу территорияне Иллирия дип йөрткәннәр, якынча алганда, ул [[Әдрән диңгез]]дән көнчыгышкарак, көньякта [[Вьосе]] елгасы тамагына таба сузылган район<ref> The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, ISBN 978-0-631-19807-9, page 92 </ref> <ref> Cambridge University Press. The Cambridge ancient history. 2000. ISBN 0-521-23447-6, page 261 </ref>. Иллирия кабиләләрен беренче булып безнең эрага кадәр 4 гасырда язылган ''Эвксин диңгезе периплы'' хезмәтендә искә алалар<ref> The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, page 94 </ref> . Көньякта каонианнар дигән грек кабиләсе яшәгән, аларның башкаласы Фоеник шәһәре булган. Диңгез буендагы Аполлония, Эпидамнос һәм Амантия колонияләрен б.э.к. 7 гасырда ук грек шәһәр-дәүләтләре төзи.
 
Бүгенге Албания җирләрендә борынгы заманда идарә иткән иң көчле кабиләләрнең берсе Ардиейлар булган. Ардией патшалыгы Плеурат II улы Агрон идарә иткән чорда иң куәтле чорын кичерә. Агрон күрше кабиләләр белән дә идарә итә<ref>Hammond, Nicholas Geoffrey Lemprière; Walbank, Frank William (1 January 1972). [https://books.google.com/books?id=qpb3JdwuDQIC A History of Macedonia: 336–167 B.C.] Clarendon Press. ISBN 978-0-19-814815-9.</ref>. Б.э.к. 230 елда Агрон үлгәч, аның хатыны Теута Ардией патшалыгының хакимәсенә әйләнә. Теутаның гаскәрләре илдән шактый көньяктарак, Иония диңгезенә таба урнашкан җирләрдә дә хәрби хәрәкәәтләр алып барган<ref>Jackson-Laufer, Guida Myrl (1 January 1999). Women Rulers Throughout the Ages: An Illustrated Guide. ABC-CLIO. pp. 382–383. ISBN 978-1-57607-091-8.</ref>. Б.э.к. 229 елда [[Рим империясе]] диңгездә кораблар талау белән шөгыльләнгән иллириялеләргә каршы сугыш игълан итә<ref>The History of Rome. D. Appleton & Company. 1 January 1846. p. 259. </ref>. Б.э.к. 227 елда сугыш тәмамлана һәм иллириялеләр җиңелә. Ардиейда исә хакимият Теутадан соң б.э.к. 181 елда Гентиуска күчә<ref>Wilkes, John (9 January 1996). The Illyrians. Wiley. p. 189. ISBN 978-0-631-19807-9.</ref>. Гентиус б.э.к. 168 елда Рим белән сугыш башлый, шул рәвешле Өченче Иллирия сугышы башлана. Конфликт б.э.к. 167 елда [[римлылар]]ның җиңүе һәм Иллириянең бәйсезлеге юкка чыгу белән тәмамлана. Рим бу төбәкне 3 административ берәмлеккә бүлә<ref>Marjeta Šašel Kos, "The Illyrian King Ballaeus – Some Historical Aspects", Épire, Illyrie, Macédoine: Mélanges offerts au professeur Pierre Cabanes, ed. Danièle Berranger (Clermont-Ferrand: Presses Universitaires Blaise Pascal, 2007), 127.</ref>.
 
== География ==