Марс (планета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
к →‎Мәгарәләр: барыбер ничектер колакка ятышсыз яңгырый, әмма ярап тора әлегә
→‎Космик аппаратлар ярдәмендә өйрәнү: бүлек исемнәрендә сылтама булуы яхшы түгел, абзац эчендәгесе җитә минемчә
Юл номеры - 180:
Марс өстеннән караганда, Фобос һәм Деймосның хәрәкәте [[Ай]]ның хәрәкәтеннән үзгә булып күренә. Фобос көнбатышта калкып, көнчыгышта бата, һәм нибары 11 сәгать соңрак инде ул янәдән калка. Деймос, тышкы [[синхрон орбита]]да булу сәбәпле — синхрон орбитадагы иярченнең әйләнү вакыты планетаның әйләнү вакытына тигез — көтелгәнчә көнчыгышта күтәрелә, әмма (Фобостан) әкренрәк.
 
== [[Космик аппарат]]лараппаратлар ярдәмендә өйрәнү ==
 
Марсның өслеген, климатын, геологиясен өйрәнер өчен [[Советлар Берлеге]], [[Америка Кушма Штатлары]], [[Аурупа]] һәм [[Һиндстан]] тарафыннан Марска дистәләгән [[космик аппарат]] җибәрелде. Ул аппаратның берсе дә кеше йөретмәде. 2016 нчы ел мәгълүматларына күрә, Марста сигез функциональ космик аппарат бар иде. Шуның алтысы Марс өстендә түгел, ә аның тирәли әйләнә иделәр (болар [[2001 Mars Odyssey]], [[Mars Express]], [[Mars Reconnaisance Orbiter]], [[MAVEN]], [[Mars Orbier Mission]] һәм [[ExoMars Trace Gas Orbiter]] исемле аппаратлар) һәм икесе Марсның нәкъ өслегендә иделәр ([[Mars Exploration Laboratory]] һәм [[Mars Science Laboratory ''Curiosity'']] исемлеләр). ''[[Mars Reconnaissance орбитеры]]'' ясаган күзәтүләр Марста иң җылы айларда агымсулар булуы мөмкин икәнен ачыклады<ref name="NASA&nbsp;– NASA Spacecraft Data Suggest Water Flowing on Mars" />. 2013 нче елда NASAның ''Curiosity'' роверы Марс туфрагында масса өлеше буенча 1.5 проценттан алып 3 процентка кадәр су булуын ачыклады (әмма ул су башка, катнаш матдәләр эчендә һәм бу сәбәпле җиңел генә ирешүле түгел)<ref name="Guardian" />. ''[[Mars Reconnaissance орбитеры]]ның'' [[HiWish программа]]сы аша теләгән кеше Марс сүрәтләрен таләп итә ала.