Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

595 байт добавлено ,  2 года назад
к
=== Климат ===
[[Әдрән диңгез|Әдрән]] һәм [[Ионик диңгез|Ионик диңгезләренең]] яр буйлары һәм [[Балканнар]]га таба күтәрелеп барган [[тау]]лы районнары булган, кышын һәм җәен төрле һава торышы шартларына дучар була торган географик киңлектә урнашкан Албаниянең климатик төбәкләре күп. Диңгез буе түбәнлекләренә типик [[Урта диңгез буе климаты]] хас; таулы районнарда Урта диңгез буе континенталь климаты өстенлек итә. Түбәнлекләрдә дә, эчке районнарда да һава торышы төньяктан көньякта таба сизелерлек үзгәрә. Түбәнлекләрдә [[кыш]]лар бик салкын түгел, гадәттә, 7 °C була. [[Җәй]] көне уртача температура 24 °C. Көньяк түбәнлекләрдә уртача температура ел дәвамында 5 °Cка югарырак. Җәй көне бу аерма 5 °Cтан югарырак, ә кышын чак кына түбәнрәк.
 
Илнең эчке төбәкләрендә температуралар географик киңлек яки башка факторлардан битәр, биеклекнең төрле булуына бәйле. Тауларда кышларын түбән температура Көньяк-Көнчыгыш Аурупаның һава торышында өстенлек итә торган континенталь һава массалары аркасында килеп чыга. Күпчелек вакыт төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләр исә.
 
=== Флора һәм фауна ===
4038

правок