Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
к →‎Этимология: викиләштерү
Юл номеры - 79:
Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган<ref>.The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"</ref>. [[Византия]] тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең [[1043 ел]]да [[Константинополь]]гә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның [[Дуррес|Диррахиум кенәзлегенә]] керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә<ref>Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122 </ref>. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен ''Arbëri'' яисә ''Arbëni'' дип йөрткәннәр, үзләрен исә ''Arbëresh'' яки ''Arbënesh'' дигәннәр.
 
Бүгенгесе көндә [[албаннар]] дәүләтләрен ''Shqipëria'' дип атыйлар. [[17 гасыр]] башында бу топоним һәм ''Shqiptarë'' этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр<ref> Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964. </ref>.
 
[[Төрек теле]]ндә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган ''Арнаутлык'' топонимы исә албаннарның этник төркеме — [[арнаутлар]] белән бәйле.