Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

4670 байт добавлено ,  2 года назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
 
== Этимология ==
{{КараТөп мәкалә|Албания (топоним)}}
 
Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.
 
[[Төрек теле]]ндә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган ''Арнаутлык'' топонимы исә албаннарның этник төркеме — [[арнаутлар]] белән бәйле.
 
== География ==
Албаниянең гомуми мәйданы 28,748 квадрат чакрымга тигез. Дәүләт [[Көньяк Аурупа]]да урнашкан, төньяк-көнбатышта [[Монтенегро]], төньяк-көнчыгышта [[Косово]] ([[Сербия]]), көнчыгышта [[Македония]] һәм көньякта [[Греция]] белән чиктәшлек итә. Аның чикләре төньяк киңлекнең 42° һәм 39° градуслары һәм көнчыгыш озынлыкның 21° һәм 19° градуслары арасында ята. Албаниянең диңгез ярлары бар: [[Әдрән диңгез]] һәм [[Ионик диңгез]]. Яр буйлары 476 чакрымга сузылган<ref>Eftimi, R. [http://aguas.igme.es/igme/publica/tiac-02/ALBANIA-I.pdf "SOME CONSIDERATIONS ON SEAWATER-FRESHWATER RELATIONSHIP IN ALBANIAN COASTAL AREA" (PDF)]. ITA Consult.</ref>. Әдрән диңгезгә таба, көнбатыш юнәлештә, түбәнлекләр ята.
 
Территориянең 70 % өлешен таулы һәм урманлы җирләр алып тора. Иң биек тау [[Дибра]] префектлыгы биләмәләрендә урнашкан 2764 метрлы [[Кораб тавы]]. Ул Албания, Косово һәм Македония чигендә тора. Илнең яр буе климаты [[Урта диңгез]] буена хас булган гадәти үзенчәлекләргә ия, монда йомшак, юеш кышлар һәм җылы, кояшлы, еш кына коры җәйләр күзәтелә. Көнчыгышка таба климат континентальгә үзгәрә. [[Гыйнвар]] аеның уртача температуралары — -8-9 С, ә [[июль]] аеныкы — +24-25 С. Елына уртача 800-2000 мм явым-төшем ява.
 
Илнең эчке өлешендәге климат шартлары биеклеккә бәйле, әмма 1500 м тирәсендәге биеклеккә ия булган җирләрдә кышларын шактый салкын, кар еш ява; монда язга кадәр карлы салкын шартлар сакланырга мөмкин.
 
Илнең башкаласы [[Тирана]]да 700 меңнән артык кеше яши. Дәүләтнең башка зур шәһәрләре — [[Дуррес]], [[Корча]], [[Элбасан]], [[Шкодер]], [[Гирокастра]], [[Влёра]] һәм [[Кукес]].
 
[[Балкан ярымутравы]]ның өч иң зур һәм иң тирән тектоник күлләре өлешчә Албаниядә урнашкан. Илнең төньяк-көнбатышындагы [[Шкодер күле]]нең мәйданы 370 — 530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы [[Охрид күле]] илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл [[ЮНЕСКО]] саклавы астында, аның максималь тирәнлеге 289 метр, монда уникаль флора һәм фауна тереклек итә. Кечкенә генә [[Бутринти күле]] тектоник күлләрнең өченчесе. Ул [[Бутринт милли паркы]]нда урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер дүрткел чакрымнан (км²) зуррак: [[Сазани утравы|Сазани]] һәм Kunë утраулары.
 
<gallery mode=packed heights=150px caption="Албания географиясе">
File:Gjipe beach, Albania.JPG|[[Караборын ярымутравы, Албания|Караборын ярымутравы]], монда Әдрән диңгезе белән Ионик диңгез очраша.
File:Mali_Korabit.jpg|[[Кораб тавы]], Албаниянең иң биек [[Албания тауларының исемлеге|тавы]].
File:Vjosa_bei_Tepelena_2.jpg|[[Вьйоза елгасы]].
File:Natyra_jonë.jpg|Төньяк Албаниядәге Вальбоне үзәнлеге
</gallery>
 
== Искәрмәләр ==
4038

правок