Сергей Дьяченко: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Сергей Дьяченко | рәсем =С.В.Дьяченко.JPG | рәсем_зурлыгы = 250px | alt = <!--рәсемгә курсорны…»
 
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 40:
 
== [[Казан]]да ==
[[8 август]]та «Купец» Меркурьев пароходында икенче Ватанына әйләнәчәк [[Казан]] шәһәренә килеп төшә. Аңа тиешле вазифаларда башка кешеләр утыру сәбәпле, беренче эше, Казан суд пулаты әгъзасы Г. Славинскийның ярдәмчесе сыйфатында, 1,5 ай дәвамында [[Сембер губернасы]] һәм [[Самара губернасы]] [[Ставрополь өязе (Самара губернасы)|Ставрополь өязенә]] командировкага барып, мировой оешмалар эшен тикшерү һәм уголовный эшләргә ревизия ясау була.
 
[[1870 ел]]ның [[8 ноябрь|8 ноябрендә]] император галиҗанәпләре фәрманы белән [[Казан хәрби округы|Казан округ]] суды һәм Казан суд пулатында барлык вазифалар булдырылгач, суд пулаты сәркатибе вазифасын ала. [[1871 ел]]ның [[5 сентябрь|5 сентябрендә]] җирле алпавыт кызы Мария Петр кызы Карповага өйләнә. Хатынының [[Казан]]да зур йорты һәм Казан тирәсендә зур җир биләмәсе була. [[1873 ел]]да хатыны белән [[Аурупа]] буенча сәяхәт итә. 10 ел буе [[Казан хәрби округы|Казан хәрби округ]] суды әгъзасы (''казые'') булып тора.
Юл номеры - 54:
[[Файл:Kazan Railway station 08-2016 img1.jpg |thumb|right|200px|[[Казан-Пассажирлы|Казан вокзалы]] баш бинасы күренеше]]
Өч мәртәбә рәттән Казан шәһәр башлыгы итеп сайлана ([[1767 ел]]да шәһәр башлыгы вазифасы кертелгәннән бирле, бу шундый беренче очрак була<ref>[http://rmakazan.narod.ru/kazdum.htm Казанская дума – представительный орган городского самоуправления]</ref>).
* [[Казан]]ны илнең [[тимер юл]]ы челтәренә тоташтыручы тимер юл тармагы һәм [[Казан-Пассажирлы|Казан тимер юл вокзалы]] салдыра. Моның өчен 5 ай дәвамында ил башкаласы [[Петербург]]та яши, император галиҗанәпләре [[Александр III]] янына керә, министрларны, Дәүләт шурасы әгъзаларын борчый (''юллар министры Губбенет каршы була''), газеталарга яза. 6 ел эчендә шәһәр казнасыннан 300 мең түләү шарты белән, концессионерларны, [[КазанкаКазансу]] аркылы күпер салып, [[Казан-Пассажирлы|Казан тимер юл вокзалын]] [[Казан]]ның сәүдә үзәгенә салдыруга ризалата. Тимер юл [[1893 ел]]ның [[декабрь|декабренә]] төзелеп бетә.
[[Файл:Zarianko Al3.jpg|thumb|right|200px|[[Александр III]]]]
* [[1890 ел]]да [[Казан]]да Россиякүләм әһәмияткә ия [[Казан ярминкәсе|фәнни-сәнәгать ярминкәсе]] уздыруга ирешә. Ярминкә уздыру вакытында күп санлы химаячеләр барлыкка килә: Ольга Сергей кызы Александрова (Гейнс) 2 ''млн'' сум (шуның 1/2 ''млн''ы [[ТР милли музее|музей]] өчен<ref>[http://kazved.ru/printa/16142.aspx Репин просто так портретов не писал. «Казанские ведомости», 17.01.2007]</ref>) бирә, вице-адмирал [[Иван Лихачев|И.Ф. Лихачев]] шәһәр музее ([[ТР милли музее]]) ачу өчен энесе [[Андрей Лихачев|А.Ф. Лихачев]] Казанда һәм үзе [[Париж]]да туплаган коллекцияләрен бүләк итә; киндер тукымалар белән сәүдә итүче сәүдәгәр Иванов мохтаҗлар өчен 50 мең сум, сәүдәгәр Прибытков хастаханә өчен 50 мең бирә, сәнәгатькәрләр [[Иван Алафузов]], Петр Щетинкин, Яков Шамов, Михаил Атлашкин музей өчен өлеш кертә һ.б.