Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

3156 байт добавлено ,  2 года назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
 
Албания [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы]], [[НАТО]], [[БСО]], [[Бөтендөнья банкы]], [[Аурупа шурасы]], [[АИХО]], [[Ислам хезмәттәшлеге оешмасы]] берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда [[Аурупа берлеге]]нә керер өчен гариза язды.
 
== Этимология ==
{{Кара|Албания (топоним)}}
 
Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.
 
Албания — илнең [[урта гасыр]] [[латин теле]]ндә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар ([[Искәндәрия]] шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы [[Птолемей]] безнең эраның [[150 ел]]ында хәзерге [[Дуррес]] тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый<ref>Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.</ref><ref>Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.</ref>).
 
Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган<ref>.The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"</ref>. [[Византия]] тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең [[1043 ел]]да [[Константинополь]]гә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның [[Дуррес|Дуррахиум кенәзлегенә]] керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә<ref>Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122 </ref>. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен ''Arbëri'' яисә ''Arbëni'' дип йөрткәннәр, үзләрен исә ''Arbëresh'' яки ''Arbënesh'' дигәннәр.
 
Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен ''Shqipëria'' дип атыйлар. [[17 гасыр]] башында бу топоним һәм ''Shqiptarë'' этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр<ref> Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964. </ref>.
 
[[Төрек теле]]ндә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган ''Арнаутлык'' топонимы исә албаннарның этник төркеме — [[арнаутлар]] белән бәйле.
 
== Искәрмәләр ==
4038

правок