Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 27:
|Commons =
}}
'''Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры''' 1938 елның 14 декабрендә ачылган.
 
==Тарихи белешмә==
Опера театрының тарихы Мәскәү консерваториясендә башкорт студиясе ачылу белән башланган. Студияне оештыручы һәм аңа җитәкчелек итүчесе [[Газиз Әлмөхәммәтов]] була.
 
Газиз Әлмөхәммәтов үзе җыеп алып барган егет-кызларны укырга урнаштыру белән генә чикләнми, алар турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүен дәвам итә. Тулай торак тормышын аңлап, иң сәләтлеләрен фатирларга урнаштыра, анда пианино куярга ярдәм итә, бераз акча эшләп, кием-салым алырсыз, дип җәйге каникул вакытларында Башкортстан буйлап үзенең гастроль концертларында катнаштыра.
 
Студиягә керергә теләгән 50 егет һәм кызның 22се кабул ителә, шуларның 9ы укуларын тәмамлап, 1938 елның җәй уртасында Уфага кайта. Болар — [[Бану Вәлиев]]а, Хәбир Галимов, [[Габдрахман Хәбибуллин]], Зәйтүнә Илбаева, Мәрьям Габдрахманова, Шаһидә Вәлиәхмәтова, Ольга Калинина-Сыртланова, Вәли Галкин һәм Маһира Мәкъсүтова.
 
Яңа ачылган театр җитәкчелеге, композиторларга һәм шагыйрьләргә опера язарга заказ биреп, алар әзер булганчы итальян, казах, татар әсәрләрен сәхнәгә куя тора. Шулай итеп театр итальян композиторы Паизеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” дигән операсы белән ачыла. Башкорт телендә барган бу спектакльдә төп рольдә Бану Вәлиева чыгыш ясый. Халыкчан матур җырлары белән билгеле композитор [[Мәсәлим Вәлиев]] яшь шагыйрь һәм драматург [[Сәгыйть Мифтахов]] либреттосына язган “[[Сакмар]]” исә беренче башкорт операсы була.