Дунай татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 89.232.118.210 үзгәртүләре (бәхәс) Marat-avgust юрамасына кадәр кире кайтарылды
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 17:
}}
[[Файл:Tatari Romania 2002.png|200px|thumb|left|Румынияда татарлар (2002 елга)]]
'''Дунай татарлары''' ({{lang-ro|Tătari}}) — [[Румыния]]дә яшәүче милли азчылык. Татар диаспорасының бер өлеше буларак, гомум татар дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тотып, аның аерылгысыз бер өлеше булып тора.
 
Әлеге вакытта, төрле мәгълүматлар буенча, Румыниядә 24 меңнән алып 60 меңгә кадәр татар яши. Саннардагы аерманың шушы кадәр зур булуы шуның белән бәйле: [[Төркия]]дән финанс ярдәме алу өчен милләттәшләребезнең зур гына өлеше үзләрен “төрек” дип яздырган. Румыниядә татарлар туган татар телен барлык нечкәлекләренә кадәр яхшы белә. Румыния татарлары, шулай ук, румын, төрек, инглиз телләрендә дә иркен аралаша.
Юл номеры - 112:
| Валу-луй-Траян||12376||1214||9,81
|}
Чыганак: <ref>[http://www.recensamantromania.ro/wp-content/uploads/2013/07/sR_Tab_8.xls Populația stabilă după etnie – județe, municipii, orașe, comune]</ref>
 
==Тарихи белешмә==
Юл номеры - 122:
 
==Милли тормыш==
Румыния татарлары шактый бай һәм җанлы милли-мәдәни һәм иҗтимагый тормыш белән яши. Румыниядә эшләп килүче Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлеге “Кара диңгез” дигән журнал һәм “Анайорт” (“Ватан”) дигән гәзит нәшер итә. Румыния телевидениесендә дә татарлар турында тапшырулар әледән-әле булып тора. Кырым сугышыннан соң бирегә күченеп килгән татарлар өчен Әбдел Мәҗит солтан тарафыннан 1856 елда нигезләнгән Меҗидия шәһәрендә төзетелгән мәчет тә бүгенгәчә эшли. [[Манкалия]] һәм [[Констанца]] шәһәрләрендә дә мәчетләр бар. Констанца шәһәре мәктәпләренең берсендә [[татар теле]] дә укытыла.
 
Бухарестта һәм Добруҗа өлкәсенең торак пунктларында яшәгән татарлар узган гасырның 50нче елларында СССР, шул исәптән [[Казан]] һәм [[Уфа]] шәһәрләре югары уку йортларында да белем алган. Ул вакытта алар татар телен дә Казанда нәшер ителгән китаплар буенча өйрәнгән.
 
Соңгы елларда гына Румыния татарлары милләт тарихы һәм мәдәнияте буенча берничә саллы хезмәт бастырган. Атап әйткәндә, Гунер Акмулла 2009 елда “Татарлар” гыйльми-популяр китабының ике томлыгын нәшер иткән. 2000 елда профессор [[Нәдрет Әли Мәхмүт]] “Төрки-татар әдәбияты романнары”ның ике томлыгын чыгарган.
Румыния татарларының дәүләт дәрәҗәсендә дә үз мәнфәгатьләрен чагылдыру мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә ил парламентында татарлардан Әхмәт Әледин депутат булып тора. Моңа кадәр бу вазыйфаны Румыния татар һәм төрки-мөселман демократик берлеген оештыручы, аның беренче президенты [[Тасин Җәмил]] биләгән. Ул, шулай ук, төрле елларда тәүдә Румыниянең — [[Әзербайҗан]]дагы, аннары [[Төрекмәнстан]]дагы илчесе була. Күренекле галим, тарих фәннәре докторы, татар тарихы һәм Осман империясе буенча китаплар авторларының берсе Тасин Җәмил Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләребез белән дә тыгыз бәйләнеш тота.
 
==Чыганак==
Юл номеры - 134:
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Татарлар]]
[[Төркем:румынияРумыния халыклары]]
[[Төркем:Кырым татарлары]]