Алман империясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 108:
 
==Тарих==
[[1870 ел]]да Франсия-Пруссия сугышы (1870-1871) башланган. Пруссия канцлеры [[Отто фон Бисмарк]] һәм [[Вилһелм I]] сугыш нәтиҗәсендә [[Франция]]нең кодрәтен юкка чыгарып Алманияне берләштерергә өметләнгәннәр. Франция императоры [[Наполеон III]] исә Алманиянең берләшүенә каршы төшкән һәм Аурупадагы Франция гегемонлыгын саклап калмакчы булган. Төньяк Алмания берлеге гаскәрләре тулы җиңүгә ирешкәннәр. 1871 елның 18 гыйнварда Версаль сараенда Бисмарк һәм Вилһелм I Алман империясен игълан иткәннәр. Империягә Төньяк Алмания берлегенә кермәгән дәүләтләр дә бик тиз кушылган. Австрия бәйсез дәүләт булып калган. Французлар тарафыннан түләнгән 5 миллиард франк микъдарындагы репарацияләр алман икътисадының какшамас фундаментына әйләнгән.
 
Вилһелм Iның үлеменнән соң (1888) тәхеткә үләр дәрәҗәдә авыру булган Фридрих III тәхеткә утырган. Ул 99 көн генә хакимлек иткән. Фридрихның үлеменнән соң тәхеткә аның улы [[Вилһелм II]] утырган. Алман империясе [[Африка]] һәм Азиядә колонияләргә ия булды ([[Того]], [[Камерун]], Төньяк-Көнбатыш Африка, [[Чиңдау]] порты), Англия һәм Франциягә каршы Австрия һәм Русия белән хәрби иттфак төзелгән, армия ва флот саны күбәйтерлгән. 1918 елның 9 ноябрьдә Алман империясендә инкыйлаб башланган; аның нәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелгән һәм Вилһелм [[Нидерландлар]]га качып киткән.