Волость: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
'''Во́лость''' — [[Русия]]дә [[XI гасыр]]дән [[XX гасыр]]ның 30-нчы елларына кадәр гамәлдә булган административ-территориаль бүленеш берәмлеге, крәстиян җәмәгате җирлегендә барлыкка килгән. Борынгы рус дәүләтендә волость сүзе кенәз биләмәләрен аңлаткан һәм «җир», «ил», «өлкә» мәгънәсендә йөргән.
 
== Тарих ==
XII—XVI гасырларда волостьлар бүленеше сарай, бояр, монастырьлар җирләренә хас була. Ул җирләр [[кенәз]] тарафыннан волость идарәчеләре вазифасын үтәүчеләргә идарәлеккә тапшырылган; халыктан биләмә хуҗасы (кенәз, бояр һ.б.) файдасына салым-керемнәр җыелган. 14 гасыр урталарыннан волостьлар воеводалар идарәлегендәге өязләр составына керә. [[XVI гасыр]] уртасында уздырылган җир реформасы буенча, аерым хуҗа билгеләгән «волость идарәчелеге» («волостелей») тәртибе бетерелә, күпчелек өязләрдә ул земствоның сайлап куелган органнарына алыштырыла. XVII гасыр — XVIII гасырның 1 нче яртысында волость «стан», «пригород» кебек вак административ бүленеш берәмлекләре белән янәшә яши. Император [[Павел I]] нең [[1797 ел]]ның 7 август фәрманы белән казна авылларының волостьларга бүленеш һәм идарәчелек тәртибе урнаштырыла («О разделении казённых селений на волости и о порядке их внутреннего управления»). Фәрман нигезендә төбәктә яшәүче дәүләт крәстияннәре саны 3000 чамасы булган очракта волость идарәсе булдырылган. Соңрак, дәүләт крәстияннәре авылларыннан тыш, патша сарае (удел) авылларында да волостьлар оештырыла.
 
Элекке [[Казан ханлыгы]] биләмәләрендә XVI гасырның 2 нче яртысында башта сарайга караган һәм ясаклылар авылларында, [[XVIII гасыр]]дан [[Казан губернасы|губернаның]] барлык өлешендә волостьларга бүленеш тәртибе кертелә. Дәүләт милке министры граф П.Д. Кисилёв тәкъдим иткән реформа җирлегендә урыннарда дәүләт крәстияннәре белән идарәчелеккә, волость идарәләреннән тыш, волость җыеннарын җыю карала. Алар урыннардагы дәүләт милке палаталарына яки округ идарәләренә буйсынган. «[[1861 ел]]ның [[19 февраль]] нигезләмәләре» таләбенчә, крепостнойлыктан азат ителгән крәстияннәр эшен карау өчен тагын бер оешма - волость мәхкәмәсе булдырыла. Волостьлар 1861 елдан- җәмәгать арадашчылары күзәтчелегендә, [[1874 елдан]] — өяз крәстиян кабулханәләре, [[1889 ел]]дан — земство башлыклары карамагындагы сословиеле крәстияннәр идарәсе берәмлеге була. [[1917 ел]]гы [[Февраль революциясе]]ннән соң волость земстволары оештырыла, волость шул төбәктә яшәүче барлык сословиеләр өчен үзидарә берәмлегенә әверелә. 1920 елда [[ТАССР]] оештырылгач, волость [[кантон]]нарда төп административ-бүленеш берәмлеге була. ТАССРда районнарга бүленеш барышында волостьлар бетерелә (1930).
Юл номеры - 14:
* [http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C Татар энциклопедиясе]
 
[[Төркем:Татарстан тарихы]]
[[Төркем:Русия империясенең административ бүленеше]]