Рифгать Әхмәтьянов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→‎Тәрҗемәи хәле: орфография
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
''' Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов (Әхмәтҗанов)''' – татар теленең этимологиясе буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы, профессор.
==Тәрҗемәи хәле==
Рифкать Әхмәтҗанов [[1933 ел]]ның [[10 июль|10 июлендә]] Башкортстанның [[Иглин районы]] [[Турбаслы]] авылында туган. Урта мәктәпне Таҗикстанда тәмамлап, [[Башкортстан дәүләт университеты]]ның филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлый. Берникадәр Туймазы районының Туктагул урта мәктәбендә укыткач, 1963 елда Казанга күченеп, [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты]]на эшкә урнаша (1963-1995).
 
1970 елда – “Татар теле лексикасының этимологик нигез­ләре” дигән кандидатлык диссертациясен, 1990 елда “Идел-Урал тел берлегендә татар теле” дип аталган докторлык хезмәтен яклый. 1994 елда Татарстан хөкүмәте каршындагы «Ике дәүләт теле турындагы» кануны гамәлгә ашыру буенча комитетының комиссия рәисе урынбасары.<ref>http://tatarstan.news-city.info/docs2/sistemaa/dok_legixi.htm</ref>
 
Соңрак кабат Башкортстанга кайтып, 1995-1997 елларда [[Стәрлетамак педагогия институты]], 1997-2010 елларда [[Бөре дәүләт педагогика институты]]нда профессорлык итә, биредә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә нигез сала.
 
Бүген ул – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының әйдәп баручы фәнни хез­мәткәре.
 
Р. Әхмәтьяновның 10 монографиясе, 300дән артык фәнни мәкаләсе дөнья күргән.
Юл номеры - 53:
 
==Кызыклы факт==
Рифкать Әхмәтьянов – полиглот галим. Ул татар, чуаш һәм башка төрки телләрдән тыш мари, мукшы, удмурт, венгр, фин, гарәп, фарсы, шулай ук инглиз һәм алман телләрен белә.
 
== Искәрмәләр ==