Фридрих Паулюс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 25:
 
== Рейхсвер сафында ==
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда [[Алмания]] җиңелеп, кайзер армиясе таркатылгач (''[[1919]]''), рейхсвер сафында калдырыла. [[Силезия|Силезиядә]]дә «Ост» иреклеләр корпусы составында полякларга каршы сугышта катнаша. [[Веймар республикасы]] армиясендә штаб һәм команда вазифаларында була.
* [[1920]]-[[1922 ел]]ларда полк адъютанты.
* [[1923 ел]]да Генштабның офицерлар курсын тәмамлагач, 2нче армия төркеме штабында (''[[Кассель]]'').
Юл номеры - 63:
Хәрби әсирләр өчен лагерьдә тотылганда Паулюс бернинди сәяси хәрәкәткә кушылмый, «Алман офицерлары» лигасына һәм «Азат Алмания» милли комитетына керү тәкъдимнәрен кире кага. Бары тик [[1944 ел]]ның [[20 июль|20 июлендә]] [[Адольф Һитлер|Һитлер]]га булган һөҗүмне һәм анда катнашучыларны каты җәзалау турында ишетеп, фикерен үзгәртә.
* [[1944 ел]]ның [[8 август]]ында, фельдмаршал [[Эрвин фон Вицлебен]]ны җәзалау көнендә, радиодан [[Алмания]] хәрбиләренә һәм алман халкына мөрәҗәгать итеп, аларны [[Адольф Һитлер|Һитлер]]га каршы көрәшкә өндәп чыгыш ясый. Паулюсның чыгышы көчле тәэсир итә.<br/> «ССРБда алман хәрби тоткыннарының антифашист оешмасы»на керә.
* [[1944 ел]]ның [[ноябрь|ноябрендә]] Паулюсның [[Алмания]]дәге гаиләсе кулга алына һәм концлагерьга утыртыла, союздаш гаскәрләр азат иткәнче, [[Икенче бөтендөнья сугышы|сугыш]] ахырынача шунда утыра.<br/>
* [[Nürnberg xökeme|Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналда]] шаһит буларак чыгыш ясый. Башка әсир төшкән алман генералларыннан аермалы буларак, Паулюсны хәрби җинаятьләр өчен хөкем итмиләр.
* Тоткынлыкта, өй тоткынлыгын хәтерләткән яхшы шартларда, Паулюс 11 ел яши. Соңгы елларында сәламәтлеге какшагач, тиешле дәвалау үткәрелә, санаторий-курортта да була.