Габдулла Шамуков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: БАССР - Changed link(s) to Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 26:
Габдулла Шамуков [[1909 ел]]ның [[11 декабрь|11 декабрендә]] [[Сембер губернасы]]ның (хәзерге Сембер өлкәсенең [[Иске Майна районы]]) Әсән авылында дөньяга килә. [Үз авылындагы — башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда [[Уфа]] шәһәренә барып, [[Башкорт сәнгать техникумы]]ның театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын [[Башкорт академия театры]] труппасында актер булып эшли.
 
[[1945 ел]]дан [[Казан театр укуханәсе]]ндә сәхнә теленнән укыта.
 
[[1946 ел]]дан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков [[Татар академия театры]] артисты була. [[1952 ел]]ны ул [[ТДГПУ|Казан педагогия институтының]] тарих-филология факультетын тәмамлый.
 
Г. Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торгав жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый—1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В. Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г. Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга.
 
Актер [[1981 ел]]ның [[21 сентябрь|21 сентябрендә]] [[Казан]]да вафат була.
Юл номеры - 37:
* [http://kitap.net.ru/shamukov.php?lang=tat Татар электрон китапханәсе. Габдулла Рухулла улы Шамуков]
{{Портал|Шәхесләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Шамуков, Габдулла}}
[[Төркем:Камал театры актерлары]]