Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 29:
==Тәрҗемәи хәле==
Ул [[1899 ел]]ның [[29 декабрь|29 декабрендә]] (яңа стиль белән [[1900 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ы) [[Уфа губернасы]] [[Златоуст өязе]] (''хәзерге'' [[Башкортстан]]ның [[Салават районы]]) [[Татар Малаязы|Малаяз]] авылында Сираҗетдин мулла һәм Таибә абыстай гаиләсендә туган.
{{цитата|автор=Н. Исәнбәт<ref>Н. Ханзафаров. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. 11нче биттә.</ref>|Минем исем, фамилиям болай: Нәкый Сираҗетдин улы Закиров. Шәҗәрәмне дә әйтим: Нәкый ← Сираҗетдин ← Закир ← Әһлулла ← Рәхимкол ← Мөхәммәтрәхим ← '''Исәнбәт''' ← Сөембәк. Болар Малаязга Урал артындагы [[Юлык]]тан килгәннәр. [[Мирхәйдәр Фәйзи |М. Фәйзи]] эшләгән авылдан. Ул [[Орски өязе]]ндәге зур татар авылы.}}
 
Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. [[1910 ел]]дан [[Уфа]]да «Хөсәения» һәм [[«Галия»]] мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә [[Шәехзадә Бабич]] фатиха бирә. [[1914]]-[[1916]] елларда, [[Казан]]да [[Мөхәммәдия (мәдрәсә)|«Мөхәммәдия»]] [[мәдрәсә]]сендә укыганда, [[Аң журналы|«Аң»]], «[[Сөембикә (журнал)|Сөембикә]]», балалар өчен чыгарылган «[[Ак юл (журнал)|Ак юл]]» һәм «[[Балалар дөньясы (журнал)|Балалар дөньясы]]» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. Беренче әсәрләренә «Н.И.», «Кара сакал», «Мәргән», «Аллаяр», «Дәрвиш», «Кабил», «Мәлгун» һ.б. псевдонимнары белән кул куя.