«Андрей Лихачев» битенең юрамалары арасында аерма

1 байт убрано ,  3 года назад
к
[[1876 ел]]ның [[22 октябрь|22 октябрендә]], 45 яшендә, Раиса Иван кызы Трофимовага өйләнә. Гаилә тоту, балалар тәрбияләү аны яраткан шөгыленнән аера төшә. Шуңа күрә, өченче чорда гыйльми-тупланма җыю эшчәнлеге бераз сүлпәнәя. Шулай да хатыны аңа әлеге эшендә зур ярдәмче булып чыга. Зур күләмле тупланманы тәртиптә тоту һәм чистартып тору эшен Р.И. Трофимова башкара. Шулай ук китергән борынгы эшләнмәләре өчен зур акчалар сораучы [[татарлар]] белән араны да хатыны җайлый торган була.
[[1885 ел]]да Лихачевларның 5 баласының өчесе [[дифтерит]] белән авыргач, барлык фатирны дезинфекцияләү кирәк була. Тупланма, Р.И. Трофимова күзәтчелегендә, тулысынча флигельгә күчерелеп тора һәм, дезинфекцияләү тәмамлангач, яңадан фатирга кире кайтарылып, тәртибе белән урнаштырыла. Авырган ике кызы вафат була, гаилә фаҗигасен нечкә күңелле әти А.Ф. Лихачев бик авыр кичерә, авырлык белән, үзенең яраткан шөгыленә кайта ала. Хәзер җирле (''рус булмаган'') халыкың — [[мордва]], [[чирмеш]], [[чуаш]], бигрәк тә [[татарлар]]ның киеме, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен өйрәнеп, этнографик тупланма төзүгә керешә. Электән булган [[кытай]] һәм [[япон]] эшләнмәләре янына җирле материал туплана. А.Ф. Лихачев, гадәте буенча, иртәнге бишләргә кадәр, өстәл артыннан кузгалмыйча, китергән әйберләрне өйрәнә, тасвирламалар яки фәнни мәкаләләр яза, көндезге икеләргә кадәр йоклый торган була.
 
== Соңгы еллары ==
1 215 225

правок