«Мәйдан» журналы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
NRG (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
[[1990-еллар]]дагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. [[Айдар Хәлим]] мөхәррирлегендә чыккан [[Аргамак (журнал)|«Аргамак»]] журналы ябылгач, [[Чаллы язучылар оешмасы|Чаллы Язучылар оешмасы]] [[Чаллы]]да татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, [[2001 ел]]ның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул [[Факил Сафин]] мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлый. 2005-2014 елларда журналның баш мөхәррире язучы [[Вахит Имамов]] була. Хәзерге вакытта "Мәйдан"ның баш редакторы - [[Фидаил Мәҗитов]].
 
[[Айгөл Әхмәтгалиева]], [[Айрат Суфиянов]], [[Сирень Якупова]], [[Әлфия Ситдыйкова]], [[Галиәхмәт Шаһи]], [[Зөләйха Минһаҗева]], [[Равил Сабыр]], [[Амур Фәләх]], [[Илзирә Вәлиуллина]], [[Булат Сәләхов]], [[Фидаил Мәҗитов]] кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да [[Татарстан язучылар берлеге]]нә кабул ителде.
 
== Искәрмәләр ==