Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Qdinar (бәхәс | кертем)
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 162:
 
Сәләм. [[Бәхәс:Заманәлиф]] тә катнашырга чакырам... "Китап" ялган һәм ОрИсс яза, минем чыганак юклык турындагы тамгаларны һәм төзәтүләрне бетерде. Бәхәстә ул үзенең ОрИсс язуын таный әмма барыбер мәкаләне үзенчә яза. Админнар бер нәрсә дә эшләмәде... Әмма бәлки алар "Википедия бәхәсе:Җәмгыять үзәге"н укымыйлар гына дыр? - вряд ли. --[[Кулланучы:Qdinar|QDinar]] ([[Кулланучы бәхәсе:Qdinar|бәхәс]]) 5 фев 2016, 03:54 (UTC)
 
== Тәрҗемә эше ==
 
Айдар, сәлам! Ничек хәлләр? "Актив булмаган кулланучы" дигәнсең, ник алай, төзәтү кирәк минемчә бу хәлне :) "Инглизчәдән көнгә *бер* җөмлә тәрҗемә итү" дигән бер хәрәкәткә кушылырга тәкъдим итәм. Я алманчадан, я французчадан, я төрекчәдән, я башка берәр телдән — анысы ул кадәр мөһим түгел. Мөһим булганы — дәвамлылык. Сүз көнгә нибары бер җөмлә тәрҗемә итү турында бара. Бер җөмлә, әмма һәр көнне, һәм җиренә җиткереп.
 
"Идарә итү" һәм бәхәсләшүләрдә катнашу соралмый, тәрҗемә ителгән мәкаләгә күз-колак булып тору җитә.
 
Мин үзем соңгы вакытта шулай әз-әзләп [[Марс]] мәкаләсенә өстәп киләм. Дәвам итәргә дә исәп. Бу барыбызга да бер мәкалә тәрҗемә итәргә дигән сүз түгел — кем нәрсә белән кызыксына һәм нәрсә турында күбрәк беләсе килә, шуның турында яза инде. Тәрҗемә ителәсе мәкалә сайланган мәкалә булса яхшырак. Әмма анысы да мәҗбүр түгел. Мин үзем озак вакыт бер тема белән генә шөгыльләнергә яратам, аны тирәнтен аңлаганчы. Көн саен тәрҗемә иткәч (бер генә җөмлә булса да), мәкаләнең мөһим детальләре дә, терминологиясе дә хәтердә тора.
 
Сине болай да тәрҗемә эше белән шөгыльләнүче кеше дип беләм, ягъни каләмең болый да үткен булырга тиеш :) Шул тәрҗемә эшендә бер җөмлә тәрҗемә итәрлек вакытны Википедия өчен аерып куясы гына. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам — өч җөмләне яхшы итеп тәрҗемә итәр өчен ярты сәгатьтән дә артык вакыт кирәмки, бер җөмләгә инде унбиш минут та җитәр дип уйлыйм. Чит тел өйрәнгәндә дә файдалы (дөрес, сөйләшмичә генә өйрәнеп булмый аны, әмма сүз байлыгын, пассив сүз байлыгын булса да, арттыруга яки саклап тотуга файдасы булачак тәрҗемәнең, һичшикчез). Ни дисең бу тәкъдимгә? [[Кулланучы:IlnarSelimcan|IlnarSelimcan]] ([[Кулланучы бәхәсе:IlnarSelimcan|бәхәс]]) 18 мар 2017, 00:02 (UTC)