Мирхәйдәр Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 2A02:2698:2825:1133:5988:9498:D3C2:FD86 үзгәртүләре (бәхәс) Әмир юрамасына кадә…
Юл номеры - 27:
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Мирхәйдәр Фәйзи [[1891 ел]]ның [[31 октябрь|31 октябрендә]] [[Ырынбур губернасы]] [[Орск өязе]] Күкшел утарында<ref>Бу торак урыны 1905 елда оеша. 1963 елда таралып бетә. Утарның икенче исеме — Мостафа, управляющий исеменнән килә. Әхмәт-бай Хөсәенов бу җирне сатып алып, аңа утар оештыру бурычын куя. Бу утар тирәсенә Урал суы аръягы казак даласыннан арзан бәягә сатып алынган ат-елкы малы кайтарылып, көтүлекләрдә симертелеп, суемга һәм сатуга хәзерләнә торган булган.</ref> туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең атасы шунда управляющий булып эшли. Мостафа Фәйзуллин («мишәр Мостафа») чыгышы белән [[Казан губернасы]]ның [[Чистай өязе]] [[Шыкмай|Шахмай]] авылыннан, анасы Зәйнәп [[Ырынбур]] янәшәсендәге [[Татар Каргалысы|Каргалы]] авылыннан, [[Орски]]да тәрбияләнә. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа гаиләсе белән Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый.<ref>[[Лирон Хәмидуллин|Л. Хәмидуллин]] Галиябану туган якларда. Китапта: Офыктагы рәшәләр. Казан: [[Татарстан китап нәшрияты|ТКН]], 1990.</ref>
 
Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. [[1905 ел]]да иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган [[Ырынбур]]дагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.