Фёдор Раскольников: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: халык дошманы → халык дошманы using AWB
Юл номеры - 25:
Руханиның никахтан тыш туган баласы. Ятимханәдә тәрбияләнгән. Реаль укуханәне, Петербург политехника институтын, гардемарин сыйныфларын тәмамлаган (1917). 1910 нан РСДЭФ әгъзасы. 1912-1913 тә [[«Правда» гәзите|"Правда" гәзитенең]] сәркәтибе булган. [[Февраль инкыйлабы]]ннан соң [[Кронштадт]] шурасы рәисе урынбасары, «Хакыйкать тавышы» (Голос правды) гәзите мөхәррире.
 
[[Июль кризисы|Июль вакыйгалары]] көннәрендә кулга алынган, әмма матросларның таләпләре буенча иреккә чыгарылган. Октябрь кораллы күтәрелешендә, Керенский һәм Красновның [[Петроград]]ка һөҗүмен кире кайтаруда катнашкан. 1918 дән - диңгез эшләре буенча халык комиссары урынбасары, Көнчыгыш фронтның {{comment|ХИШ|Хәрби инкыйлаби шура}}ы әгъзасы, РСФСР ХИШы әгъзасы. 1918 елда [[Казан]]ны штурмлауда катнашкан. 1919-1920 елларда - Идел-Каспий хәрби флотилиясе {{comment|сәргаскәре|командующие}}. 1920-1921 - [[Rusiäneñ Baltıyq flotı|Балтыйк флоты]] сәргаскәре. 1921-1923 - [[Әфганстан]]да тулы вәкаләтле вәкил. 1924-1930 елларда - берничә журналның җаваплы мөхәррире. 1930-1938 елларда - [[Эстония]]дә, [[Дания]]дә, [[Болгария]]дә тулы вәкаләтле вәкил. «Зур террор» вакытында (1938) репрессияләрдән куркып, ССРБга кайтудан баш тарткан. Мөстәбид совет режимының репрессиячел сәясәтен фаш итүче ачык хат бастыра («Сталинга ачык хат»). Үзе югында фиркадән чыгарылган, «[[халык дошманы]]» дип игълан ителгән. [[1939 ел]]да ачыкланмаган шартларда (психиатрик дәвәханәдә тәрәзәдән егылып төшеп үлгән) үлгән.
 
[[1963 ел]]да акланган.
Юл номеры - 31:
* [http://webcache.googleusercontent.com/search?q=cache:http://www.hrono.ru/biograf/raskolnikov.html&gws_rd=cr&ei=-UlLVvuOGMWYsAGsu4SgBQ «Һронос» сайты]
 
{{DEFAULTSORT:Раскольников, Федор}}
[[Төркем:Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары]]
 
{{DEFAULTSORT:Раскольников, Федор}}