Зәки Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Соңгы сугыш: clean up, replaced: майор → майор using AWB
Юл номеры - 36:
Генерал Владимиров дивизиясе [[Берлин]]га таба бара. Бу юлда кечерәк ике шәһәр [[Альт-Руппин]] һәм [[Ной-Руппин]] торалар. Дивизиянең үзәк, удар полкы булган 1069 нчы укчы полкы төн караңгылыгыннан оста файдалана. Таң алдыннан зур югалтусыз Альт-Руппин шәһәре алына. Ной-Руппин шәһәрендә гитлерчыларның булу-булмавы билгеле булмый. Шулай ук күпернең ни дәрәҗәдә саклануы да билгесез.
1 май көнне иртә белән Хәбибуллин 2 нче батальон командиры капитан Саввотинга бер рота автоматчыны күпер аша Ной-Руппинга җибәрергә боера. Ә ике ротага күпердән ерак түгел позициягә урнашып, сигнал көтәргә куша.
Генерал-майор Б.А. Владимиров үтенечен тагын катгый рәвештә кире кага. Полк штабыннан кузгалмаска, штабтан торып идарә итәргә приказ бирә. Күпер өчен барган сугыш кискенләшә. Хәбибуллин полкы белән алгы сызыкка ыргыла. Фашистларны ярсып кыйнаган Зәки Хәбибуллин күпергә якынлашканда, күпер тирәли атышлар бара. Күпер өстендә яткан ротага баш күтәрергә дә мөмкинлек юк. Үзе белән килгән [[майор]] Орловскийга һәм тагын берничә кешегә полкның төп көчләрен бирегә юнәлдерергә, Байракны алып чыгарга һәм полк артиллериясенә ут нокталарын юк итәргә боера. Үзе атыш кимегән арада күпергә ыргыла. Командирны алгы сафта күргән сугышчылар бердәм күтәреләләр. Хәбибуллин күперне йөгереп уза. Баш өстендә пулялар сызгыра. Подполковникка дошман пулясы эләгә һәм ул 1945 елның 1 маенда һәлак була. Зәки Хә­бибуллинның үлеме аеруча үкенечле була: сугыш тә­мамланырга санаулы көн­нәр генә калганда аның гомере 33 яшендә өзелә.
[[Старгард|Старград-Шециньски]] шәһәрендә җирләнә ([[Польша]]).