Гаяз Исхакый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Гаяз Исхакый мәрхүм сайт алып бармый дип уйлыйм... Тәүбә-тәүбә
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: паспорт → паспорт using AWB
Юл номеры - 25:
{{Портал|Шәхесләр}}
 
'''Гаяз Исхакый''' – [[XX гасыр]]ның беренче яртысында [[татар]], гомумән, [[төрки халыклар]]ның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган [[милләт]] улларының иң күренеклесе.
 
== Тормыш юлы ==
{{main|Гаяз Исхакый биографиясе}}
Гаяз Исхакый [[1878 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]] [[Чистай]] өязенең [[Яуширмә]] авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз [[Казан]]дагы [[Күл буе мәдрәсәсе]]нә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче [[Һади Максуди]] укыта. [[1897|1897 елда]], мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.
 
[[1898|1898 елда]] Г.Исхакый [[Казан Татар укытучылар мәктәбе]]нә укырга керә, аны [[1902|1902 елда]] тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. [[Татар укытучылар мәктәбе]] укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул [[1902|1902 елда]] [[Ырынбур]]дагы "[[Хөсәения]]" мәдрәсәсендә эшли башлый.
Г.Исхакый университетка керү теләге белән [[Казан]]га кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.
 
[[1904 ел|1904]]нче елда ул тагын [[Казан]]га килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул [[1906|1906 елның]] 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан [[Сәгыйть Рәмиев]] мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы [[Чистай]]ныкына) ябалар. [[1907|1907 елның]] 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, [[Архангельск]] губернасының [[Пинега]] шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. [[1908|1908 елның]] июлендә [[Петербург]]ка килеп чыга, аннан [[Төркия]]гә китә. [[1909|1909 елның]] көзендә яшертен генә [[Петербург]]ка килә. Кышны башкалада, ә җәйне [[Финляндия]]дә үткәреп, көз көне яңадан [[Төркия]]гә килә. [[1911|1911 елда]] ялган [[паспорт]] белән [[Петербург]]ка кайта, ләкин аны тоталар һәм [[Архангельск губернасы]]ның [[Мезень шәһәре]]нә шәһәренә җибәрәләр.
[[Рәсем:M A Ishaki Idilli yanartilgan qaber may 2006.JPG|right|200px|thumb|Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия]]
[[1913|1913 елның]] 4 апрелендә азат итәләр, ләкин [[Казан]]га кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип [[Казан]]га, аннары туган авылына кайтып китә.
Юл номеры - 83:
# Исхакый. Г. Сайланма әсәрләр. Төз. Р.Яруллин. – Казан: ТаРИХ, 2002.
# Исхакый Г. Идел-Урал. – Яр Чаллы: Камаз, 1992.
# Исхакый Г. Ислам мәмләкәтләрендә (юл истәлекләре). – Кереш мәкалә авт.: Х. Миннегулов. – Казан: Иман, 2003.
 
==Сылтамалар==