Бәлүҗләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 24:
== Тарих ==
[[File:Baluchistan01.jpg|thumb|220px|Бәлүҗләр милли киемдә. [[1910 ел|1910]]]]
[[Иран]]ның көньягында (''Керман һәм Фарста'') яшәгән бәлүҗләр турында беренче тапкыр б.э. [[VII гасыр]]ында телгә алына. Аларның ата-бабалары — ирантелле кабиләләр хәзерге [[Иран]]ның төньягыннан (''[[Каспий диңгезе]]нең көньяк яр буеннан'') күчеп килгәннәр. Бәллүҗләр авыз иҗатында ата-бабаларының [[Сүрия]] чыгышлы булулары ихтималлыгы әйтелә. Алга таба бәлүҗләр төньяк һәм көнчыгыш юнәлештә хәрәкәт итеп, киң мәйданнарга таралып утырганнар. Җир эшкәртүче халыкларга һөҗүм итеп, күпчелек сөрүлек җирләрен көтүлекләргә әйләндергәннәр. [[X гасыр]]да Хорасанга, [[XIII гасыр]]да Синдка, [[XIV гасыр]]да Пәнҗабка килеп җиткәннәр. [[XVII гасыр]] азагында Калатның «Брагуй кабиләләре конфедерациясе»ндә сизелерлек роль уйныйлар. [[XIX гасыр]] ахырында — [[XX гасыр]]ның I яртысында берничә тапкыр [[Персия]] (''хәзерге'' [[Иран]]) һәм [[Британия Һиндстаны]] (''[[Бөекбритания]]'') хакимиятләренә каршы баш күтәрәләр.
 
== Мәдәният ==
[[File:Men in Zaranj-cropped.jpg|thumb|[[Әфганстан]] бәлүҗ ир-аты]]
[[File:Balouch man.JPG|thumb|[[Иран]] бәлүҗ ир-аты]]
Бәлүҗләрнең традицион мәдәнияте [[Урта Азия |Урта]] һәм Алгы [[Азия]] чүлләре һәм ярымчүлләрендә тормыш итүче халыклар мәдәнияте белән охшаш. Төп кәсепләре — күчмә һәм ярымкүчмә терлекчелек һәм сугарулы җир эшкәртү, диңгез һәм елга ярында — балык тоту. Көтүлек өчен сөрүлек җирләрне арендага алып тору киң таралган. Шулай ук [[келәм]] тукучылык та үсеш алган.
 
Күчмә бәлүҗләр йон тукыма белән капланган, озынлыгы 10 ''м'' га җитүче озын палаткаларда (''гелан'') яшиләр. Геланның, гадәттә, терлек тоту өчен бүленгән бүлемтеге була.