Рәфкать Кәрами: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
Шушы елларда республика көндәлек матбугатында Р. Кәраминең эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, публицистик язмалары, соңга таба хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Яшь язучының беренче әдәби әсәрләрен укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үз рәхәтен генә кайгыртып, дөнья малы артыннан куучыларны тәнкыйть объекты итеп алган «Кичке уйлар» (1968), шул заман гаскәри кешесенең уңай образын гәүдәләндерүне максат итеп куйган «Капитан Хәкимов» (1972) повестьлары да язучының иҗади үсеш юлындагы бер уңышы итеп бәяләнә.
 
1977—1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге [[СССР язучылар берлеге|СССР Язучылар союзы]] каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. Мәскәүдә уку, әдәби хәрәкәткә якыннан катнашу, каләмдәшләре белән даими аралашу аның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра (h«Казан утлары», 9, 10 нчы саннар). Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Анда тормыш юлына әле генә аяк баскан яшьләрнең хезмәт эчендә, тәҗрибәле эшче-ветераннар кул астында чыныга, мөстәкыйль шәхес булып формалаша барулары тасвирлана. Трилогиянең икенче кисәге «Ашкыну» — 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга. Трилогиянең өч кисәге дә бергә тупланып бер төптә чыккан басмасы 1999 елда башкарыла.
Рәфкать Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары — шундыйлардан. 1992 елда әдипнең шуңа кадәр иҗат ителгән җиде повестен эченә алган «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыга. [[Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе|Татарстан Республикасының Милли китапханәсе]] уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык Өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
 
Р. Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак. Әдип хикәяләренең байтагысы аның «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында урын алган. Аерым хикәяләре [[Рус теле|рус]], [[Әзери теле|азәрбайҗан]], [[Кыргыз теле|кыргыз]], [[Хакас теле|хакас]], [[Казакъ теле|казакъ]], [[Мари теле|мари]], [[Мордва телләре|мордва]], [[Чуваш теле|чуваш]] һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.
1982 елда [[Минзәлә татар дәүләт драма театры]] Р. Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куйды.
 
1989 елда Р. Кәрами [[Сталин репрессияләре|репрессия]] елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлли. Әсәр әүвәл [[«Казан утлары» журналы]]нда (1993), аннары аерым китап булып 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1998 елда роман буенча [[Татарстан радиосы]]нда радиопостановка эшләнә һәм кат-кат радиодан тапшырыла. «Каргышлы этаплар» романы өчен ул шулай ук 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.
 
1979—1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә берникадәр вакыт әдәби консультант булып торды, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итте, ә 1994— 2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшләде. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) берлек идарәсенә әгъза итеп сайланды, 1987— 1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты булып торды.