«Зифа Басыйрова» битенең юрамалары арасында аерма

72 байта добавлено ,  3 года назад
к
викиләштерү
к (викиләштерү)
к (викиләштерү)
 
 
Ул [[1910 ел]]ның [[4 июль|4 июлендә]] [[Татарстан]]ның [[Мөслим районы]] Мөслим авылында туа. [[Казан театр училищесы]]н тәмамлаганнан соң ([[1936]]) ул 20 елга якын [[Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]нда эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Ул бик күп рольләр башкара. Театрның музыкал спектаклләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту З. Басыйрова өлешенә туры килә: Х. Фәтхуллинның “Күзләр”драмасындагы “Хуш авылым”, [[Таҗи Гыйззәт]]нең “Бишбүләге”ннән “Өмә җыры”, “Чын мәхәбәтт”тәге “Әдрән диңгез”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”ннан [[Җәүдәт Фәйзи]] язган җыр һ.б. аның тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла.
1936 елларда җырлый башлаган З.Басыйрова 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы [[Оркыя Ибраһимова]] белән Зифа Басыйрова кабатланмас әнсәмбел төзеп, концерт эстрадасына халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен бирәләр. Алар икесе “Су буйлап”, “Өй артында шомыртым”, “Дөм-дөм”, “Шөгер”, “Таң атканда”, «[[Фазыл чишмәсе (җыр)|Фазыл чишмәсе]]» кебек бик күп кйләрнеңкөйләрнең беренче башкаручылары булалар.
 
[[1956 ел]]дан алып З. Басыйрова [[Габдулла Тукай]] исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.
32 297

правок