Тимергали Зиннуров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
NRG (бәхәс | кертем)
 
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес|туу датасы=18.11.1949|үлем датасы=01.02.2017}}
 
 
'''Тимергали Зиннуров''' — [[Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры]] артисты, Татарстанның халык артисты.
 
== Тормыш юлы ==
Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә [[Лаеш районы]] [[Пәрәү]] авылында туа. 1967-1982 елларда [[Казан дәүләт курчак театры]]нда эшли. 1982 елның көзендә [[К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры|К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына]] артист итеп эшкә чакырыла.
 
Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул [[Мирхәйдәр Фәйзи|М.Фәйзинең]] “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, [[Вильям Шекспир|В.Шекспирның]] “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, [[Туфан Миңнуллин|Т.Миңнуллинның]] "Без бит авыл малае”нда Иршат, [[Илдар Юзеев|И.Юзеевның]] “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, [[Аяз Гыйләҗев|А.Гыйләҗевнең]] “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, [[Нурихан Фәттах|Н.Фәттахның]] "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның“[[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы|ТАССРның]] атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде. Тимергали Зиннуров һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Аның уенына һәрчак табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.
 
2017 елның 1 февралендә вафат.