Казан Татар укытучылар мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 32:
Уку-укыту программасына 1нче сыйныфтан урыс теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.
 
Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Күпчелек укытучылар урыслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм урыс телен [[Ибраһим Терегулов]] белән [[Каюм Насыйри]], дини гыйлемнәрне [[Шиһабетдин Мәрҗани]], аннары [[Таиб Яхин]], рәсем һәм каллиграфияне [[Шакирҗан Таһиров]] укыта. Инспекторлар (хәзергечә - директор булыр иде) булып: [[Мөхәммәтгали Мәхмүтов]] (1876-1881), [[Шаһбазгәрәй Әхмәров]] (1881-1900), [[Михаил Пинегин]] (1900-07), В.П.Брюханов (1907–11), В.А.Зеленецкий (1911–12), И.М.Крестников (1912–17).
 
Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.
 
==Танылган шәкертләр==